Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
3 март 2020, 18:34

Янгын — шартлы, сүндерүчеләр — чын

Шәһәрдә янгын сүндерү-тактик күнегүләре узды

Йортларның югары катларында янгын чыккан очракта коткару һәм янгынга каршы көрәш катлаулы. Янгынны туктату өчен махсус әзерлеккә һәм белемгә ия булу мөһим. 38нче янгын сүндерү бүлеге шундый катлаулы шартларда янгын сүндерү гамәлләрен камилләштерү максатында күнекмәләр үткәрде.
Янгын-тактик өйрәнүләр нияте буенча бер йортның 9нчы каттагы фатирында янгын чыга; уттан чыгып качкан ир-ат, 8нче катка төшеп җитеп, аңын югалта.
Кизү торучылар һәм янгын сүндерүчеләрнең резерв төркеме санаулы минутларда урынга килеп җитте. Янгын сүндерүчеләр газ-төтеннән саклау хезмәтенең ике звеносын оештырды. Беренчесенә зыян күрүчене эвакуацияләү бурычы куелды, ә икенчесенә — янгынны бетерү.
Ут белән көрәшчеләргә кысылган һавалы зур баллоннар тагып, сулыш саклау битлеген киеп озын янгын җиңсәләрен, авария-коткару җиһазларын, носилкаларны соңгы катка мендерергә таләп ителде. Берничә минут үтүгә бер звено зыян күрүчене аска саклык белән генә төшереп, медицина хезмәткәрләренә тапшырды, ә икенчесе янгын сүндерүне дәвам итте.
Янгынны тиз арада бетерүгә янгын сүндерүчеләрнең тиз һәм төгәл гамәлләреннән тыш, шәһәрдәге башка кичектергесез хезмәтләр белән бердәм эш итү дә булышлык итте. Коткаручылар, медицина хезмәткәрләре, хокук саклау органнары, коммуналь хуҗалык һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларның авария хезмәтләре вакытында гадәттән тыш урынына килеп, үз бурычларын үтәде. Йортка электр энергиясе, газ бирү туктатылды.
Күнекмә йомгаклары буенча махсус хезмәтләрнең гамәлләре нәтиҗәле һәм куелган бурычлар үтәлде, дип билгеләнде.
Исегезгә төшерәбез, янгын чыккан очракта кичекмәстән 01 яисә 112 телефон номерына шалтыратыгыз.
Читайте нас: