Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
26 февраль 2020, 02:29

Әтиләрне котладылар

Шәһәребезнең мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган чаралар оештырылды.

Балачакның иң якты мизгелләренең берсе булып Әтиләр бәйрәме (23 февраль көнен шулай атый идек) хәтердә калган. Бу көн якынлашканда һәркем кадерле кешесенә бүләк хәстәрли: берәүләр матур сурәт ясый, икенчеләр шигырьләр белән бизәлгән котлау яза, өченчеләр оекбаш-бияләйләр бәйли...
Бүгенге заманда да көчле затлар бәйрәме әһәмиятен югалтмый, әтиләр, дәү әтиләр, абыйлар һәм энекәшләргә ихлас тәбрикләүләр "ява".
Шәһәребезнең мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә дә Ватанны саклаучылар көненә багышланган күркәм чаралар оештырылды. Балалар ата-аналар белән бергә эстафеталарда, спорт ярышларында катнашты, табышмаклар чиште, җырлап-биеде, шигырьләр укыды. Ә инде бәйрәмнең иң күңелле мәлләре малайлар-кызларның яраткан әтиләре һәм дәү әтиләренә үз куллары белән ясалган бүләкләрне тапшыруы булгандыр. Чөнки күңел җылысын кушып, үзең әзерләгән бүләктән дә кадерлесе юктыр ул...
Фотолар ачык чыганактан.
Читайте нас: