Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
23 февраль 2020, 14:31

Октябрьский нефть колледжы укытучысы А. Хәсәнова – фәнни-гамәли конференция дипломанты!

Айгөл Варис кызы күренекле башкорт язучысы, драматург, шагыйрь, тәрҗемәче, фольклорчы һәм публицист Газим Шәфыйков иҗатына багышланган республика фәнни-гамәли конференциясе лауреаты исемен алды һәм Башкортстанның мәгариф министрлыгы дипломы белән бүләкләнде.

Әлеге конференция республиканың белем бирү учреждениеләрендә башкорт теле һәм әдәбиятын укыту буенча тәҗрибәне өйрәнү; яшь буынны Газим Шәфыйковның әдәби мирасын өйрәнүгә, саклауга җәлеп итү; укучылар һәм студентларның фәнни-тикшеренү өлкәсендәге казанышларын күрсәтү; иҗади фикерләү сәләтенә ия укытучыларны ачыклау, мәгариф өлкәсендә алгарышлы тәкъдимнәрне һәм уңай педагогик тәҗрибәне тарату максатыннан үткәрелә.
Айгөл Хәсәнованың "Газим Шәфыйков иҗатының суггестивлыгы һәм реминисцентлы табигате" дип аталган эше ("Мушфика мавзолее яки Истикамат" повесте буенча) фәнни-тикшеренү эшләрендә лаеклы урын алды.
Читайте нас: