Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
23 февраль 2020, 09:00

Ил сагында асыл егетләр!

Намус һәм вөҗдан, батырлык, туган илгә тугрылык... Чын ир-егетләргә генә хас сыйфатлар бу. Гомер-гомергә үз асылын югалтмый алар. Күркәм сыйфатларны тәрбияләүдә хәрби хезмәтнең өлеше зур. Русия армиясе нигезенә салынган данлыклы гореф-гадәтләрне намус белән дәвам итүчеләр арасында башкортстанлыларның да күп булуы аеруча горурлык уята. Бүген сезне аларның берсе белән таныштырасыбыз килә. Әйткәндәй, бу егетне күпләр беләдер дә, чөнки ул иҗади бәйгеләрдәге чагу, милли җанлы чыгышлары белән күптәннән шәһәрдәшләрнең күңелен яулаган иде. Шулай итеп, бүген гәзитебездә «кунак»та — Тимур Алчинов.

Намус һәм вөҗдан, батырлык, туган илгә тугрылык... Чын ир-егетләргә генә хас сыйфатлар бу. Гомер-гомергә үз асылын югалтмый алар. Күркәм сыйфатларны тәрбияләүдә хәрби хезмәтнең өлеше зур. Русия армиясе нигезенә салынган данлыклы гореф-гадәтләрне намус белән дәвам итүчеләр арасында башкортстанлыларның да күп булуы аеруча горурлык уята. Бүген сезне аларның берсе белән таныштырасыбыз килә. Әйткәндәй, бу егетне күпләр беләдер дә, чөнки ул иҗади бәйгеләрдәге чагу, милли җанлы чыгышлары белән күптәннән шәһәрдәшләрнең күңелен яулаган иде.
Шулай итеп, бүген гәзитебездә «кунак»та — Тимур Алчинов. Тимур Бакалы районының Бозыр авылында туып-үскән. Кечкенәдән балалар иҗаты йортында шөгыльләнә ул. Октябрьскийга 9нчы сыйныфны тәмамлагач килә, нефть колледжында (элеккеге 56нчы лицей, хәзерге вакытта әзерлек бүлеге) белем ала, «Инсайт» бию коллективы әгъзасы һәм старостасы була, студентлар үзидарәсен оештыруда булыша, тулай торак Советы рәисе вазыйфасын башкара.
2016 елда Нефть колледжының 3нче тулай торагы нигезендә «Инсайт» бию коллективы булдырыла. Анда Башкортстан һәм Татарстанның төрле районнарыннан килгән иҗади сәләткә ия егетләрне туплыйлар. Коллективны тәрбияче Регина Миңлебаева җитәкли, ә аның төп ярдәмчесе солист-вокалчы, биюче Тимур Алчинов була. Бер ел ярым уку дәверендә «Инсайт» артистлары «Яшь талантлар», «Солдат җыры» кебек мәртәбәле шәһәр бәйгеләрендә бүләкле урыннар яулый. Бу уңышларда Тимурның өлеше зур. Тамашачылар уттай җитез, моңлы тавышлы егетнең һәр чыгышын көчле алкышларга күмә. Хәтеремдә, аның белән беренче танышуыбыз 2017 елда, «Яшь талантлар» бәйгесе финалында булды. Ул вакытта «Эх, алмагачлары!» җыры белән бөтен залны үзенә каратты да куйды Тимур. «Вокал. Ялгыз башкарыла торган җыр» төркемендә 1нче дәрәҗә дипломга ия булган егет белән әңгәмәләшеп тә алдык. Тимур балачактан иҗади мохиттә тәрбияләнгән. Җыр-моңга гашыйк әти-әнисе үрнәгендә 6 яшендә үк җырлый башлый ул. Үсә төшкәч, иҗади мавыгуы тагы да көчәя, республика, шәһәр бәйге-фестивальләрендә катнашып, бүләкле урыннар яулый. Шунысы аерым мактауга лаек: Тимур бар җырларны да туган телдә башкара! «Татар теленең аһәңлелеген, күпкырлы һәм бай булуын бар дөньяга җиткерәсем килә. Туган телгә мәхәббәт тәрбияләгән әти-әниемә, укытучыларга рәхмәтлемен», — ди ул үзе. Сәләтле егет татар эстрадасы «йолдыз»лары тормышы белән дә кызыксына. Ришат Төхвәтуллин, Нәфкать Нигъмәтуллиннар иҗатыннан илһам ала ул.
... Туган җирен ихлас яраткан ир-егетләр хәрби хезмәттән баш тарта аламы? Юк, әлбәттә! Тимур да укуын тәмамлагач, 2019 елның 2 июлендә армия сафларына чакырыла, бүгенге көндә һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итә. Гади тормышта сынатмаган якташ, армиядә дә үзен бары яхшы яктан күрсәтә, хезмәтен шелтәләрсез, лаеклы үтә. Взвод белән идарә итә, водитель булып та эшли. Ярты ел эчендә күп сандагы командировкаларда булырга өлгерә: башта Ырынбурдагы әзерлек үзәгендә, соңыннан Волгоград, Рязаньда. Әлеге вакытта чираттагы «сәфәрләре»нә әзерләнә: Кырымга, аннары Кавказ һәм Мәскәү өлкәсенә. Хезмәттәге казанышлары өчен Тимурның хәрби дәрәҗәсен үстерергә ниятләүләре турында да хәбәр бар.
23 февраль бәйрәме якынлашкан көннәрдә редакциягә Тимурның остазы — Регина Камил кызы килеп керде. Ул безгә солдат егетнең сәламләү хатын алып килгән иде. Аны укучыларыбыз игътибарына тәкъдим итәсебез килә.
«Хәрби хезмәттәге тәүге көннәрдән үк армиянең дөрестән дә чын тормыш мәктәбе икәнен аңладым. Ул катгый тәртипкә өйрәтә, физик һәм рухи яктан чыныгырга, төрле һөнәрләрне үзләштерергә мөмкинлек бирә. Үзен ир-егетмен дип санаган һәркем армия сафларын үтәргә тиеш дип саныйм. Миңа төпле тәрбия биргән әтием Иван Федорович Алчинов һәм әнием Светлана Николаевнага, бертуганым Евгенийга, педагогларга бик рәхмәтлемен. Сезнең үгет-киңәшләр дөрес юлны сайларга, максатларга ирешергә булыша. Аерым рәхмәт сүзләрен остазларым — Русия ДОСААФ-ның Октябрьский авиация-техник спорт клубы начальнигы А. Хәмитовка, шәһәр хәрби комиссариаты җитәкчесе Р. Таҗетдинов һәм бүлек начальнигы В. Бермишевка, ДОСААФ-ның машина йөртү буенча укытучылары һәм инструкторларына белдерәсе килә. Форсаттан файдаланып, әтиләрне, абыйларны, хезмәттәшләрне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм. Ил тынычлыгы, матур киләчәк хакына чын ир-егетләр булып, игелекле гамәлләр кылып, якыннарыбызны яхшы хәбәрләр белән генә шатландырып яшик. Күп сәламнәр белән Октябрьский нефть колледжының 2019 елгы чыгарылыш студенты, хәзерге вакытта Мәскәү өлкәсенең 54164-нче хәрби бүлегенең рядовой солдаты Тимур Алчинов».
Үз чиратыбызда, Тимурга һәм армия сафларында хезмәт итүче ватандашларга ил каршындагы изге бурычларын лаеклы үтәп, исән-сау туган якка әйләнеп кайтуларын телисебез килә!
Фотолар авторныкы һәм архивтан.
Читайте нас: