Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
23 февраль 2020, 08:00

23 февраль — Ватанны саклаучылар көне

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы, Кораллы Көчләр ветераннары! Солдатлар һәм офицерлар, сугышчы-интернационалчылар, әтиләр һәм дәү әтиләр, илебезнең булачак сакчылары! Сезне Ватанны саклаучылар көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм. 23 февральдә без Туган илебезне саклаган һәм саклауны дәвам итүче Русия хәрбиләренә хөрмәт белдерәбез. Гомерен Ватанны саклауга багышлаучылар хөрмәткә лаек. Кораллы Көчләрдә хезмәт итүче солдатлар һәм офицерлар, җирле сугышларда катнашучылар, махсус хезмәтләрдә эшләүчеләр тыныч тормыш, дуслык һәм кешелек төшенчәләренең әһәмиятен яхшы аңлый. Ихлас тәбрикләү сүзләрен Бөек Ватан сугышында катнашучыларга җиткерәсе килә. Сез һәрчак батырлык, намуслылык үрнәге булып каласыз, бүгенге көндә дә игелекле эшегезне дәвам итеп, киләчәк буынны тәрбияләүгә зур өлеш кертәсез. Хәрби хезмәттәге егетләребез ата-бабаларының данлыклы эшен дәвам итеп, ил һәм тынычлык сагында тора. Безнең бурыч — күп гасырлардан килгән, хәрби батырлык символы булган гореф-гадәтләрне саклау, ватаныбызның үсешен һәм көч-куәтен арттыру. Күркәм бәйрәм көнендә ир-егетләр, хәрбиләр һәм ветераннарга ныклы сәламәтлек, иминлек, бәхет һәм игелек телим. Шушы көн сезгә күтәренке кәеф, аяз күк йөзе, уңышлар китерсен! Кыю йөрәкле, батыр кешеләр бәйрәме һәрчак тыныч һәм куанычлы булсын! А. ШМЕЛЕВ, Октябрьский шәһәре хакимияте башлыгы.

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы, Кораллы Көчләр ветераннары! Солдатлар һәм офицерлар, сугышчы-интернационалчылар, әтиләр һәм дәү әтиләр, илебезнең булачак сакчылары! Сезне Ватанны саклаучылар көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм.


23 февральдә без Туган илебезне саклаган һәм саклауны дәвам итүче Русия хәрбиләренә хөрмәт белдерәбез. Гомерен Ватанны саклауга багышлаучылар хөрмәткә лаек. Кораллы Көчләрдә хезмәт итүче солдатлар һәм офицерлар, җирле сугышларда катнашучылар, махсус хезмәләрдә эшләүчеләр тыныч тормыш, дуслык һәм кешелек төшенчәләренең әһәмиятен яхшы аңлый.


Ихлас тәбрикләү сүзләрен Бөек Ватан сугышында катнашучыларга җиткерәсе килә. Сез һәрчак батырлык, намуслылык үрнәге булып каласыз, бүгенге көндә дә игелекле эшегезне дәвам итеп, киләчәк буынны тәрбияләүгә зур өлеш кертәсез.

Хәрби хезмәттәге егетләребез ата-бабаларының данлыклы эшен дәвам итеп, ил һәм тынычлык сагында тора. Безнең бурыч — күп гасырлардан килгән, хәрби батырлык символы булган гореф-гадәтләрне саклау, ватаныбызның үсешен һәм көч-куәтен арттыру.


Күркәм бәйрәм көнендә ир-егетләр, хәрбиләр һәм ветераннарга ныклы сәламәтлек, иминлек, бәхет һәм игелек телим. Шушы көн сезгә күтәренке кәеф, аяз күк йөзе, уңышлар китерсен! Кыю йөрәкле, батыр кешеләр бәйрәме һәрчак тыныч һәм куанычлы булсын!


А. ШМЕЛЕВ, Октябрьский шәһәре хакимияте башлыгы.


Читайте нас: