Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
21 февраль 2020, 13:54

Туган телен белгән югалмас

Шәһәребездә туган телен яраткан, хөрмәт иткән, аны яхшы белгән кешеләр күп. Алар арасында, өлкәннәрдән тыш, яшь буын вәкилләре дә булуы куанычлы хәл. Бүген шундый яшьләрнең берсе — татар теле һәм әдәбияты буенча IV төбәкара олимпиадада бүләкле урын алган Элина Хәсәнова белән таныштырабыз. Ул 9нчы мәктәпнең 11 сыйныфында белем ала.

Шәһәребездә туган телен яраткан, хөрмәт иткән, аны яхшы белгән кешеләр күп. Алар арасында, өлкәннәрдән тыш, яшь буын вәкилләре дә булуы куанычлы хәл. Бүген шундый яшьләрнең берсе — татар теле һәм әдәбияты буенча IV төбәкара олимпиадада бүләкле урын алган Элина Хәсәнова белән таныштырабыз. Ул 9нчы мәктәпнең 11 сыйныфында белем ала.
— Элина, олимпиадада катнашуың турында сөйләп үтсәң иде.
— Мин туган телләр буенча олимпиаданың башта муниципаль, аннары республика өлешендә призер булып, төбәкара олимпиадада катнашу хокукын алдым. Ул 7-10 февральдә Казанда 27нче татар гимназиясендә үтте. Анда Русиянең 21 төбәгеннән 170ләп укучы килгән иде. Олимпиада өч өлештән торды. Без татар теле һәм әдәбияты буенча викторина сорауларына җавап бирдек, бирелгән тема буенча инша яздык, иҗади бәйгедә телдән сөйләү осталыгыбызны күрсәттек. Соңгысы ТАССРның 100-еллыгына багышланган иде. Анда мин халык шагыйре Ренат Харисның «Татарстан» шигырен яттан сөйләдем.
— Кайсы сынау синең өчен аеруча авыр тоелды?
— Һәр бирем үзенчә катлауландырылган иде, кайсындыр бик җиңел яисә нык авыр булды дип әйтә алмыйм. Бәйгенең беренче өлешендә катнашу психологик яктан авыррак булгандыр, чөнки чит мохиткә ияләшергә, өйрәнергә кирәк. Иң мөһиме, үз-үзеңә ышану, артык дулкынланмау. Остазым — татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Миңлебай кызы Гәрәевага рәхмәтлемен. Уңышымда аның да өлеше зур. Укытучым туган телгә мәхәббәт тәрбияләп, аны төпле өйрәнүгә кызыксыну уятты. Олимпиадага әзерләнгәндә ул яңа мәгълүматлар тупларга ярдәм итте, кайбер авыр темаларны кабат аңлатты.
— Олимпиадада катнашу нинди мөмкинлекләр ача?
— Олимпиада — ул җитди әзерләнү, биремнәрне үтәү генә түгел, ә телне, фәнне үз иткән яшьтәшләр белән танышу, фикер һәм тәҗрибә уртаклашу да. Яңа танышларым белән әле дә аралашуны дәвам итәбез. Моннан тыш, олимпиада миңа Казанны беренче тапкыр күрү, аның истәлекле урыннары белән танышу мөмкинлеге бирде. Оештыручылар катнашучылар өчен бай эчтәлекле ял-күңел ачу программасы да әзерләгән иде. Без «Шаян ТВ», «Сәләт» яшьләр үзәге, «Караш» вокал-хореография төркеме вәкилләре белән очраштык, Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында һәм К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында спектакльләр карадык. Актерларның шулкадәр күңелләргә үтеп кереп уйнавы сокландырды.
— Элина, синең фикереңчә, татар телен үстерү, аны саклау өчен нәрсә мөһим?
— Тел ул — халыкның барлыгы. Татар теле бетсә, татар халкының да киләчәге юк. Иң тәүдә, гаиләдә балаларга дөрес тәрбия бирү кирәк. Чөнки туган телгә мәхәббәт, хөрмәт нәкъ гаиләдә башлана. Шулай ук яшьләр өчен махсус чаралар оештыру, аларны туган телдә иҗат ителгән әсәрләр, гәзит-журналлар белән таныштыру, татар язучы-шагыйрьләре белән очрашулар үткәрү, татар телендәге спектакльләр, концертларга алып бару файдалы булачак. Әдәби әсәрләрне күбрәк уку да телне өйрәнүгә ярдәм итә. Шәхсән үзем М. Җәлил, Г. Кутуйның иҗатын үз итәм, өстәмә әдәбият укыйм.
— Татар эстрадасыннан кемнәрнең иҗаты ошый?
— Ришат Төхвәтуллин, Радик Юльякшин, Фирдүс Тямаев җырларын бик яратып тыңлыйм, үземә илһам алам.
— Татар теленнән тыш тагын нинди фәннәрне яратасың? Башка төр бәйгеләрдә катнашканың бармы?
— Җәмгыять белеме, хокук, математика дәресләре ошый. Шушы фәннәр буенча шәһәр күләмендәге олимпиадаларда катнашып, бүләкле урыннар яулаган булды. Элек көрәш белән актив шөгыльләндем, хәзер төп игътибарны укуга бирергә туры килә, алда Бердәм дәүләт имтиханнары көтә.
— Киләчәктә кем булырга телисең?
— Мин үземә берничә юнәлеш сайладым. Кайсы белгечлек буенча укырга керүем БДИ нәтиҗәләре белән бәйле.
— Элина, шушы җиңүең белән котлыйбыз һәм имтиханнарны уңышлы тапшырып, теләгән югары уку йортына укырга керүеңне телибез.
Читайте нас: