Туган як
+13 °С
Облачно
МАКС
ВК
ОК
МАКС
ВК
ОК
Безнең шәһәрдә
21 Февраля 2020, 13:02
Туган телдә сөйләшик!
Без заманча технологияләр тормышыбызның бар өлкәләренә үтеп кергән чорда яшибез. Бүген кәрәзле телефон, планшет, ноутбуклардан башка яшәүне күз алдына да китереп булмый. Өйдә дә, эштә дә гаджетлар — алыштыргысыз ярдәмчеләребезгә әверелде. Яшь буын заманча әсбапларны җиңел үзләштерә, ә менә өлкән яшьтәгеләр бу мәсьәләдә еш кына төрле катлаулыкларга очрый. Бу уңайдан Милли мәдәниятләр үзәге белгечләре 3нче гимназиянең «Ачык йөрәкләр» иреклеләр отряды белән берлектә олы апа-абыйлар өчен интернет дөньясы белән танышу чарасы оештырды.
Добавить в предпочтительные источники Google
Без заманча технологияләр тормышыбызның бар өлкәләренә үтеп кергән чорда яшибез. Бүген кәрәзле телефон, планшет, ноутбуклардан башка яшәүне күз алдына да китереп булмый. Өйдә дә, эштә дә гаджетлар — алыштыргысыз ярдәмчеләребезгә әверелде.
Яшь буын заманча әсбапларны җиңел үзләштерә, ә менә өлкән яшьтәгеләр бу мәсьәләдә еш кына төрле катлаулыкларга очрый. Бу уңайдан Милли мәдәниятләр үзәге белгечләре 3нче гимназиянең «Ачык йөрәкләр» иреклеләр отряды белән берлектә олы апа-абыйлар өчен интернет дөньясы белән танышу чарасы оештырды.
Волонтерлар өлкәннәрне смс-хәбәрләр, фотосурәтләр юлларга, балалар-оныкларының социаль челтәрләрдәге битләрен карарга, интернет киңлекләрендә фикердәшләр белән аралашырга, күптәннән элемтә югалган якташлар һәм туганнар белән бәйләнешкә керергә, шулай ук онлай тәртиптә квитанцияләр түләргә, табибка язылырга, азык-төлек китерүгә заказ эшләргә өйрәтте.
Милли мәдәниятләр администрациясе «Смартфон — туган телдә сөйләшик» чарасын үткәрүдә булышкан «Ачык йөрәкләр» иреклеләренә һәм куратор Любовь Хөснияровага ихлас рәхмәтен белдерә.
Читайте нас
MAX
telegram
вк
дзен
ок
Редакцияне сайлау
Новости
10 Августа , 04:22
Азалия Аминева завоевала Гран-при
Новости
10 Августа , 17:27
Боец «Свой» из Башкирии вступил в отряд «БАРС»
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"