Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
20 февраль 2020, 20:46

«Туган телдә укыйбыз»

Бүген, 20 февраль көнне, Үзәк китапханәдә Башкорт теле елы һәм «Туган як» гәзитенең 30 еллыгы кысаларында Халыкара туган телләр көненә багышланган «Туган телдә укыйбыз» чарасы узды.

Бүген, 20 февраль көнне, Үзәк китапханәдә Башкорт теле елы һәм «Туган як» гәзитенең 30 еллыгы кысаларында Халыкара туган телләр көненә багышланган «Туган телдә укыйбыз» чарасы узды. Анда шәһәр мәктәпләреннән 80нән артык укучы катнашты. Кызлар һәм малайлар башкорт, татар, рус, әрмән, немец, корея телендә әсәрләрне сәнгатьле итеп укыды.
Укучыларның чыгышларын Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисткасы, Туймазы татар дәүләт театрының әйдәүче актрисасы Рима Ключарева бәяләде. Рима Шаһит кызы, шулай ук, катнашучылар өчен сәхнә сөйләме буенча осталык дәресе үткәрде.
Барлык катнашучыларга да «Туган як» гәзитенең Рәхмәт хатлары һәм бүләкләре тапшырылды.
Читайте нас: