Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
18 февраль 2020, 17:16

Узган ел нәтиҗәләре ясалды, киләсе ел йөкләмәләре билгеләнде

Халыклар дуслыгы йортында шәһәр Советының 41нче киңәйтелгән утырышы оештырылды.

Шәһәр Советының 41нче киңәйтелгән утырышы барышында 2019 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясалды һәм 2020 елга бурычлар куелды. Утырышта шәһәрнең хөрмәтле кунагы – Башкортстан Республикасының эшкуарлык буенча Дәүләт комитеты рәисе Римма Бойцова катнашты. Иң башта Римма Юрьевна хакимият башлыгы Алексей Шмелев һәм бизнес-шериф Сергей Литов озатуында «Октябрьский бизнес-инкубаторы»нда булып, предприятие эшчәнлеге белән танышты.
41нче киңәйтелгән утырыш эшендә Р. Бойцовадан тыш РФ Дәүләт Думасы депутаты Рафаэль Мәрданшин, БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатлары Раил Фахретдинов, Эльдар Насретдинов, Вячеслав Кожевников, Октябрьский шәһәре Советы депутатлары, икътисад объектлары, социаль өлкә учреждениеләре, контроль-күзәтчелек һәм хокук саклау органнары җитәкчеләре, эшкуарлар, мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.
Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды: Октябрьский хакимияте башлыгы А. Шмелев һәм шәһәр Советы рәисе А. Имангуловның 2019 елдагы эшчәнлекләре, шулай ук хакимият һәм Советның эше турында хисаплары; шәһәр округының социаль-икътисадый үсешенә йомгак ясау.
Алексей Николаевичның чыгышында Октябрьский тормышының барлык яклары да чагылдырылды. Хакимият башлыгы узган елга нәтиҗә ясап, социаль-икътисадый үсешнең төп күрсәткечләренә күзәтү ясады. Эшчәнлекнең төп юнәлеше буларак халыкның тормыш дәрәҗәсе һәм сыйфаты билгеләнгән иде. Докладта сәнәгать, эшкуарлык, төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт һәм башка өлкәләрдән мәгълүматлар китерелде.
«Бердәм Русия» партиясенең шәһәр Советы фракциясе җитәкчесе Айдар Әдһәм улы үз чиратында яңа норматив-хокукый актлар, сайлау округларында депутатлар эшчәнлеге, кабул ителгән карарларның үтәлешен күзәтүдә тоту, шулай ук Совет аппараты эшенең юнәлешләре турында сөйләде.
Римма Бойцова утырышта катнашучыларга Башкортстан Башлыгы Р. Хәбировның сәламләү сүзләрен җиткереп, республиканың социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре белән таныштырды. Римма Юрьевна октябрьскийлыларның төбәк үсешенә керткән өлешен билгеләп үтте, яңадан-яңа казанышлар теләде.
Күркәм гадәт буенча, иң ахырдан бүләкләү тантанасы оештырылды. Шәһәр оешма-предприятиеләре, учреждениеләре хезмәткәрләре Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән билгеләнде. Бүләкләнүчеләр арасында «Туган як» гәзитенең баш мөхәррире Юлия Дәүләтбаева да бар. Юлия Рамазан кызы җәмәгать тормышында актив катнашуы һәм җирле үзидарә үсешенә зур өлеш кертүе өчен Октябрьский шәһәре округы Советының Мактау грамотасына лаек булды.
Тантана барышында аерым хөрмәт сүзләре ветераннарга белдерелде. РФ Президентының 2019 елның 13 июнендәге 277нче Указы белән гамәлгә кертелгән «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы» юбилей медальләре белән Бөек Ватан сугышы ветераннары Тимерхан Габдрәсүл улы Басыйров һәм Ефим Андреянович Косткин, тыл хезмәтчәннәре Тимергали Нуретдин улы Мифтахов, Агафия Фатеевна Мишина, блокадалы Ленинградта яшәгән Мария Николаевна Осипова, элеккеге балигъ булмаган концлагерь тоткыны Солтан Хәнифулла улы Латыйпов бүләкләнде.
Читайте нас: