Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
18 февраль 2020, 13:48

Бәйрәм дусларын җыя!

1 мартта, 14.00 сәгатьтә Ленин исемендәге мәйданда «Май чабу» («Масленица») бәйрәме оештырылачак.

1 мартта, 14.00 сәгатьтә Ленин исемендәге мәйданда «Май чабу» («Масленица») бәйрәме оештырылачак.
Һәр теләгән кеше «Иң күркәм курчак-2020» һәм «Иң уңган коймак табыны» исемле бәйгеләрдә катнаша алачак. Моның өчен оештыру комитетына 28 февральгә кадәр [email protected] электрон почтасы аша гариза җибәрергә кирәк. Бәйгенең кайсы төрендә катнашырга теләвегезне дә күрсәтергә онытмагыз. Гаризаны Милли мәдәниятләр үзәгенә (35нче төбәк, Шашин урамы, 2нче йорт) шәхсән китереп тапшырырга да мөмкин.
Белешмәләр өчен телефоннар: 8 (34767) 7-15-00, 8-927-927-9505.
Читайте нас: