Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
18 февраль 2020, 16:47

«1М» һәм «16М» маршрутлары бетерелә

2020 елның 1 мартыннан шушы маршрутлар буенча җәмәгать транспорты хәрәкәтенә үзгәрешләр кертелә.

Хакимиятнең ведомствоара транспорт комиссиясе карары нигезендә, «Башавтотранс»ның Октябрьский пассажирлар автотранспорт предприятиесе (ОПАТП) филиалының «1М» һәм «Пассажир-сервис» коммерцияле булмаган партнерлык оешмасының «16М» санлы маршрутлары хезмәтләндерүдән тукталачак.
Пассажирларны йөртү «1М» урынына шул ук предприятиенең «5б» маршруты хәрәкәтенә ярашлы гамәлгә ашырылачак. «Пассажир-сервис»ның «16М» автобусын «32» маршрут алыштырачак.
Шул рәвешле, 2020 елның 1 мартыннан «5б» маршруты түбәндәге тәртиптә оештырылачак: 2нче хастаханә — Спортивная — Мәскәү проспекты — 32 төбәк — 29 төбәк — 22 мәктәп — 25 төбәк — 8нче кибет — «Плаза» сәүдә үзәге — Чемпион — Автовокзал — «Башкирия» рестораны – Спорт сарае – Герцен – Балалар һәм үсмерләр иҗаты йорты (ДДиЮТ) – патриотик тәрбия үзәге – Комсомол урамы – Спорт сарае – «Башкирия» рестораны – Автовокзал – Губкин урамы – Чемпион – Яшьләр сарае – 8нче кибет – 25 төбәк — 22 мәктәп — 28 төбәк – 29 төбәк — 32 төбәк — Мәскәү проспекты – Спортивная —2нче хастаханә.
«32» маршрутның хәрәкәт итү тәртибе: 2нче хастаханә — Спортивная — Мәскәү проспекты — 32 төбәк – 29 төбәк — 22 мәктәп — 25 төбәк — 8нче кибет – «Плаза» сәүдә үзәге – Чемпион – Автовокзал – «Башкирия» рестораны – Спорт сарае – Герцен – ДДиЮТ – патриотик тәрбия үзәге – «Октябрьсктеплоэнерго» – ПетроТул – «Башкирия» рестораны – Автовокзал – Губкин урамы – Чемпион – Яшьләр сарае – 8нче кибет – 25 төбәк — 22 мәктәп — 28 төбәк – 29 төбәк – 32 төбәк —Мәскәү проспекты – Спортивная — 2нче хастаханә.
Шәһәрдәшләргә үзгәрешләргә күнегү уңайлы булсын өчен, беренче вакытларда автобусларга элеккеге «1М» һәм «16М» дигән өстәмә язулар беркетеләчәк.
Читайте нас: