Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
17 февраль 2020, 16:17

Кабатланмасын сугыш...

«Нур» клубында яугир-интернационалчыларның очрашуы узды.

«Нур» клубында Төрекмән бистәсендә яшәүче яугир-интернационалчыларның очрашуы узды. Рамил Таймасов, Руслан Галләмов һәм Руслан Галәветдиновның тол хатыны – Зөлфия чараның төп кунаклары булды.


Агымдагы елда очрашу аеруча җылы мохиттә үтте. Разил Фәррахетдинов һәм Рөстәм Шәрифуллин моңлы җырлар белән кәефне күтәрде. Венер Фәезов хәрби хезмәткә бәйле такмаклар башкарды. Матур кичә гитара астындагы җырлар белән дәвам итте. Лилия Таймасова һәм Раушания Кунаккузиналар чыгышы күңелләргә ямь-нур өстәде.


Әлбәттә, мондый чараларда яу кырыннан кайтмаганнарны да игътибарсыз калдырырга ярамый. Батырларча һәлак булган яугирләрне бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Иң ахырдан чарада катнашучылар оештыручыларга ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде.


«Нур» клубы.
Читайте нас: