Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
14 февраль 2020, 18:52

«Тарих чылбыры өзелмәсен», ди Хәрби дан музеен оештыручыларның берсе, ветеран-әфганчы Фрат Хәбибов

Шәһәрдәге яугир-интернационалчылар һәм хәрби бәрелешләрдә катнашучыларның Хәрби дан музее яшь буын вәкилләрен ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүгә зур өлеш кертә. Биредә мәктәп укучылары белән очрашулар даими оештырыла. Экскурсияләрне музейны оештыруда башлап йөргән, әфган җирендәге сугышның бөтен авырлыгын, кайгы-хәсрәтләрен үз җилкәсендә татыган элекке яугир-интернационалчылар үткәрә. Аларның берсе — Фрат Хәбибов белән Әфганстаннан совет гаскәрләрен тулысынча чыгаруга 31 ел тулу уңаеннан әлеге музейда очраштык.

Шәһәрдәге яугир-интернационалчылар һәм хәрби бәрелешләрдә катнашучыларның Хәрби дан музее яшь буын вәкилләрен ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүгә зур өлеш кертә. Биредә мәктәп укучылары белән очрашулар даими оештырыла. Экскурсияләрне музейны оештыруда башлап йөргән, әфган җирендәге сугышның бөтен авырлыгын, кайгы-хәсрәтләрен үз җилкәсендә татыган элекке яугир-интернационалчылар үткәрә. Аларның берсе — Фрат Хәбибов белән Әфганстаннан совет гаскәрләрен тулысынча чыгаруга 31 ел тулу уңаеннан әлеге музейда очраштык.
Без барып кергәндә Фрат Мидхәт улының мәктәп укучыларына экскурсия үткәргән чагына эләктек. 8нче мәктәпнең башта өченче, аннары алтынчы сыйныф укучылары җирле сугыш вакыйгалары турында күп мәгълүматлар алды, биредәге экспонатлар белән якыннан танышты.
Ветеран-әфганчы сүзләренчә, музейга иң беренче экспонатларны ул үзе һәм яугир-интернационалчы дуслары, шулай ук Әфганстанда һәм башка кайнар нокталарда һәлак булган солдатларның ата-аналары алып килгән. Бер өлешен Тоцкий, Санкт-Петербургтагы сугышчан иптәшләре җибәргән. Биредә аның шәхси әйберләреннән 40нчы армия белән җитәкчелек иткән Борис Громов тарафыннан имзаланган грамота, Әфганнан кайткан япон кассетнигы, кечкенә байраклар, билгеле хәрби журналист А. Олийник үзе бүләк иткән «Кабулдагы һәйкәл» китабы саклана. Музейда шулай ук хәрби форма һәм җиһазлар, хәрби корал һәм сугыш кирәк-яраклары макетлары, рация, кырда сөйләшү өчен телефоннар һәм башка бик күп экспонатлар бар. «Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән югала. Әмма тарихтагы кайгылы көннәр онытылырга тиеш түгел. «Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк», диләр бит. Хәзерге заман тарих әсбапларында әфган сугышына бик аз урын бирелә, ә кайбер чыганакларда тарихны яңадан язарга тырышу да күзәтелә. Кызганыч, яшьләрнең күбесе әлеге сугыш турында бөтенләй белми. Бу бушлыкны тулыландырырга кирәк. Яшьләр ил тарихын белеп үссен, буыннар бәйләнеше, тарих чылбыры өзелмәсен, яугир-интернационалчылар истәлеге сакланырга тиеш. Шушы күзлектән чыгып, музейда укучыларга экскурсияләр оештыру теләге туды. Бүгенге көндә фондны тулыландыру дәвам итә. Бу эштә ярдәм итәргә теләүчеләр булса, без шат кына. Бар экспонат та биредә бөтен көе саклана, югалыр дип борчылмасыннар. Хуҗалары өчен бик кадерле булган әйберне артабан кире кайтару мөмкинлеге дә бар», — ди Ф. Хәбибов.
Ветераннарның үз көче белән оештырылган музей турында ул сәгатьләр буе сөйли ала. Әмма әңгәмә барышында сугышка бәйле хатирәләр турында да сорашмый булдыра алмадым.
— Фрат Мидхәтович, Әфганстанга ничек эләктегез?
— Минем танк гаскәрләрендә хезмәт иткән абыем үрнәгендә танкчы булу теләге көчле иде. Шул сәбәпле, мәктәпне тәмамлагач, Ташкенттагы танк училищесына укырга кердем. 1987 елны юллама буенча Әфганстанга җибәрделәр. 733нче аерым сак батальонының взвод командиры итеп билгеләделәр. Безнең бурыч — элемтә үзәген, 40нчы армия штабын саклау һәм йөкләрне озатып бару иде. Әфган җиренә килеп төшкән көнне үк ут астына эләктек.
— Ул вакытта нинди хисләр кичердегез?
— Курку... Ирексездән: «Кая эләктем мин?» — дигән сорау туды.
— Җирле халык сезгә нинди мөнәсәбәттә иде?
— Миңа алар икейөзле кебек тоелды, нәрсә уйлаганнарын, нәрсә эшләргә җыенганнарын алдан фаразлау бик авыр. Кайберәүләре көндез дусларча мөнәсәбәттә булса, төннәрен дошманга да әйләнергә мөмкин иде.
— Әфганстанда иң куркынычы нәрсә булды?
— Бергә хезмәт иткән иптәшләреңне югалту иң куркынычы иде. Бер иптәшем минем кулда җан бирде. Бу хәлне бик авыр кичердем...
— Чит илдәге соңгы көннәрне хәтерлисезме?
— Батальоныбыз әфган биләмәсеннән гаскәрләребезне чыгаруда катнашты, чикне исән-имин чыгуларын тәэмин итте. Без — 14 февральдә, Борис Громов җитәкчелек иткән 40нчы армиянең соңгы батальоны 15 февральдә чикне кисеп чыкты. Шушы вакыйгалар белән бәйле бер хәл истә калган. Саланг тоннелен чыккач, танк кызу сәбәпле туктарга туры килде. Берәүне якындагы елгага суга җибәрдем. Кинәт борылыштан автомат тоткан «духлар» килеп чыкты. Тынлык урнашты. Бер-беребезгә карашып, 5 минутлап торганбыздыр, әмма ул мизгелдә бөтен тормыш күз алдыннан йөгерде... Аннары иптәшебез килгәч, суны салдык та, танкны кабызып юлыбызны дәвам иттек, дошманнар безнең арттан карап калды. Һөҗүм итмәү турында ике яктан килешенгән булса да, аларга тулы ышаныч юк иде.
— Әфган сугышы җәмгыятьтә төрле фикерләр уяты. Үзегез бу хакта ни уйлыйсыз?
— Илне саклау — безнең өчен изге бурыч иде. Ант кабул иткәнсең икән, Ватан боерыгын үтәргә тиешсең. Без ул сугышның дөрес булу-булмавы турында уйламадык та.
— Әфганстаннан соң тормышыгыз ничек дәвам итте?
— Беренче мәлләрдә авыр булды, әлбәттә. Әмма кеше барысына да ияләшә: сугышка да, тыныч тормышка да. Ульяндагы танк училищесында взвод командиры булып хезмәт иттем. Аннары Октябрьскийның хәрби комиссариатына эшкә җибәрделәр. Лаеклы ялга салым полициясеннән эшләп чыктым. Шул чорда аучылар җәмгыяте рәисе итеп сайладылар. Әлегә кадәр шул вазыйфадамын. Тормыш иптәшем белән ике ул һәм ике кыз тәрбияләдек. Улларым икесе дә хәрби юлын сайлады. Суворов училищесын тәмамлап, өлкән лейтенант званиесендә берсе — Мәскәүдә, икенчесе — Калугада хезмәт итә.
— Хәзерге малайларга армиядә хезмәт итәргә кирәк дип уйлыйсызмы? Бүгенге яшьләргә теләкләрегез нинди?
— Минемчә, һәр ир-егет Ватан алдындагы изге бурычын үтәргә омтылырга тиеш. Армиядән соң егетләр чыныгып, мөстәкыйль булып кайта. Яшьләргә иң мөһим теләгем — тыныч тормышта яшәсеннәр, сугыш күрмәсеннәр.
Читайте нас в