Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
12 февраль 2020, 18:20

Юлларны төзекләндерик!

Рассветная урамында яшәүчеләр 2020 елда урындагы башлангычларга булышлык итү программасында катнашырга булды.

Рассветная урамында яшәүчеләр 2020 елда урындагы башлангычларга булышлык итү программасында катнашырга булды.
Бу уңайдан 4нче башкорт гимназиясендә гомум җыелыш оештырылды. Иң башта финанс ярдәмен һәм кичектергесез чишелешне таләп итүче берничә төп мәсьәлә ачыкланды. Йомгаклау җыелышында «ППМИ-2020»дә катнашу турында карар кабул ителде, инициатив төркем сайланды, аңа проектны алга чыгару бурычы йөкләтелде. Беренче чиратта хәл итүне сораган мәсьәлә — юлны ремонтлау билгеләнде.
Рассветная урамында яшәүчеләр киләсе елның конкурс программасында җиңүгә зур өметләр баглый. Проектның уңышлы булуы, һичшиксез, урындагы халыкның активлыгына бәйле. Программада катнашучылар аның ярдәмендә юл проблемасы, ниһаять, чишелер дип өметләнә.
Л. БАРКОВА, инициатив төркем әгъзасы.
Читайте нас: