Туган як
-8 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
12 февраль 2020, 18:12

Яхшы юл кирәк

Узган елның 22 октябрендә Зает халкы өчен «ППМИ»да катнашу мәсьәләсе буенча җыелыш үткәрелгән иде.

Узган елның 22 октябрендә Зает халкы өчен җыелыш үткәрелгән иде. Анда «ППМИ»да катнашу мәсьәләсе тикшерелде.
Стратегик үсеш һәм инвестицияләр җәлеп итү бүлеге башлыгы Константин Герман халыкны программа белән якыннанрак таныштырды.
«ППМИ» — ул өлкә һәм муниципаль берәмлекләр бюджетының финанс ресурсларын, физик һәм юридик затларның акчаларын берләштереп, аларны социаль әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итүгә мөмкинлек бирүче чара.
Зает халкы программада катнашырга теләк белдерде. Алар проект ярдәмендә Югары урамындагы юлны асфальтларга ниятли. 1993 елда нигез салынган урамга бүгенге көнгәчә асфальт җәелмәгән. Тиздән бу мәсьәлә хәл ителер дигән ышанычта яши заетлылар.
Югары урамының инициатив төркеме.
Читайте нас: