Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
6 февраль 2020, 13:32

Яшьләр үзгәрешләр көтә

Октябрьскийда Иннополис төзелерме, шәһәрдә эшчәнлекнең яңа юнәлешләре булачакмы, нинди белгечлекләргә ихтыяҗ зур?

Октябрьскийда Иннополис төзелерме, шәһәрдә эшчәнлекнең яңа юнәлешләре
булачакмы, нинди белгечлекләргә ихтыяҗ зур?
Шушы һәм башка бик күп сорауларга җавапны «Алтын куллар» төбәк партия проекты кысаларында үткән очрашуда ишетергә мөмкин булды. Анда шәһәр хакимияте башлыгы Алексей Шмелев, «Бердәм Русия» партиясенең урындагы бүлеге сәркатибе Октябрь Латыйпов, икътисад объектлары җитәкчеләре Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Самара, Ырынбур кебек шәһәрләрдә белем алучы студентларыбыз белән аралашты.
Милли мәдәниятләр үзәгендә үткән чара яшьләрне читкә җибәрмәү, һөнәри эшчәнлекләрен шәһәр предприятие-оешмаларында дәвам итүгә өндәү буларак күзалланды. Алексей Николаевич башта Октябрьскийның бүгенге социаль-икътисади хәле белән таныштырды, сәнәгать, мәгариф, мәдәният һәм спорт өлкәсендәге үсеш турында кыскача сөйләде. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре — ясле һәм балалар бакчаларында урыннар тәэминаты, шәһәргә медицина белгечләрен җәлеп итү, яңа социаль-мәдәни объектлар төзү, җәмәгать мәйданчыкларын төзекләндерү һәм үстерү буенча планнар белән уртаклашты.
Очрашуда катнашкан «Пакер» фирмасы, «Альтернатива» заводы, «ВНИИГИС», «Петро Тул», «Ойл-Сервис», «Евротекс» кебек әйдәүче предприятиеләрнең кадрлар хезмәте вәкилләре, яшь белгечләр, шулай ук мәгариф һәм сәламәтлек саклау тармагы җитәкчеләре эшчәнлекләре белән таныштырды, дәртләндерү чаралары турында сөйләде. Әйдәгез, аларга сүз бирик.
«Альтернатива» заводының кадрлар мәсьәләсе буенча әйдәп баручы инженеры Анатолий Фадейчев: «Безнең предприятие Русия, СНГ һәм Европа илләре арасында пластмасса эшләнмәләре җитештерүдә алдынгылар рәтендә тора. Коллективыбыз бик зур, сезонына 2500-2700 кеше тәшкил итә. Бу санны арттыруда яшь белгечләрнең өлеше зур. «Альтернатива» килешү нигезендә БДУ, КФУ кебек абруйлы уку йортлары белән хезмәттәшлек итә».
Артур: «Уфа нефть университетында дистанцион рәвештә укыйм, «Пакер»да маркетинг бүлеген җитәклим. Шуны әйтәсем килә: туган җирдә эшләү яхшырак, бу мөмкинлекләреңә күрсәткән ышанычта, уңай мөнәсәбәттә чагылыш таба. Шәһәр предприятиеләре алдынгылар рәтендә, алар көндәшлеккә сәләтле».
Эльвира: «Мин Казанда белем алдым, бүген «Пакер» фирмасында эшлим. Нигә бу предприятиене сайладыммы? Монда даими үсешкә омтылучы, үзгәрешләрдән курыкмаучы кешеләр хезмәт куя. «Пакер» шәхси һәм һөнәри сыйфатларны ачарга булыша». Самара аэрокосмик университетында укыган Гөлнара да «Пакер» хезмәткәре. Ул — проект офисы белгече. «Фирмада яңа тәкъдим-проектларны гамәлгә ашырырга мөмкинлек бар. Кызыклы да, җитди дә хезмәт тәҗрибәсен үтәргә теләсәгез, безгә рәхим итегез», — ди яшь белгеч.
Медицина өлкәсендә кадрлар җитешмәве шәһәрдә генә түгел, республикада да көнүзәк булып тора. 1нче дәваханәнең баш табиб урынбасары Руслан Мөгыйнов бу юнәлештәге планнар турында сөйләде. Руслан Рәшит улы медицина тармагында 1995 елдан хезмәт куя. «Октябрьскийны бик яратам, — ди ул. — Шәһәребез спорт, сәнәгать өлкәләрендә елдан-ел үсеш ала. Биредә ихлас күңелле, игелекле кешеләр яши. Октябрьскийның сәламәтлек саклау учреждениеләрендә эш заманча оештырылган, дәваханәләребез тирә-як төбәкләр халкын да хезмәтләндерә, яшь белгечләргә үсеш өчен мөмкинлекләр бик күп».
Белем бирү тармагына бәйле вәзгыять белән мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Косаринов таныштырды: «Шәһәрдә 15 мәктәп, 27 балалар бакчасы һәм 2 өстәмә белем бирү учреждениесе бар. Аларга хезмәткәрләр, атап әйткәндә, яшь белгечләр таләп ителә. Аеруча зур ихтыяҗ тарих, урыс теле һәм әдәбияты, инглиз теле, математика һәм башлангыч сыйныфлар укытучыларына. Хезмәт хакларына килгәндә, тырышып, ялкауланмыйча эшләгәннәр көненә 4 дәрес укыткан өчен (12.00 сәгатькә кадәр) аена 21 мең, 5-6 дәрескә — 27 мең, 7-8 дәрескә 32 мең сум алачак, моннан тыш 1 сентябрьдән һәр класс җитәкчесенә 7 меңнән ашу өстәмә акча түләнәчәк. Шәһәр мәктәпләре сезне көтә, килегез, танышыгыз!».
Предприятиеләр эше белән танышкач, МГУ, КФУ, Казан архитектура-төзелеш һәм башка университетлар студентлары җитәкчеләргә үзләрен кызыксындырган сорауларны җиткерде. Аларның кайберсен сезгә дә ишеттерәсе килә...
Сорау: «Төбәктә нефть чыгару һәм пластик савытлар ясаудан тыш тагы нинди юнәлешләр бар, гомумән, киләчәктә үзгәрешләр көтеләме, прикладлы лингвистика, атап әйткәндә компьютер лингвистикасы үсеш алу мөмкинлеге бармы? Минем Башкортстанда берәр вакыт фәнни үзәк төзеләчәгенә ышанасым килә. Гәзитләрдә Октябрьский иң төзек шәһәр дип даими языла. Ничек уйлыйсыз, киләчәктә аның күрше Татарстан үрнәгендә Иннополис булырга өмете бармы? (искәрмә: Иннополис — Русиянең яңа IT-шәһәре, аның икътисады югары технологияләргә нигезләнә)».
Җавап: «Дөрестән дә, Октябрьскийда нефть-газ сәнәгате зур үсеш алган. Әлбәттә, шәһәргә халыкара мөнәсәбәтләр белгечләре кайтыр дип көтелми. Посолга укучылар, мәсәлән, биредә белемен кулланырлык җирлек табалмас. Шулай да, төбәктә үсеш өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Компьютер технологияләре тармагында яңарышлар күп. Сәүдә, эшкуарлык өлкәсендә эшчәнлек арта. Башкортстанга яңа җитәкчелек килгән чордан төбәк күп сандагы үзгәрешләр кичерде, яңа проектлар өчен мәйданчыклар әзерләнә. Республика күләмендәге милли проектлар ярдәмендә 2024 елга бар өлкәләрнең, шул исәптән икътисадның тагы да югарырак үсеш алачагы фаразлана».
Сорау: «Менә сез табиблар җитешми дисез. Әйдәгез, бер очракны алыйк. Мисалга, терапевтка 6 ел укыйсың, аннан 2 ел белгечлекне үзләштерәсең, интернатура, ординатура үтәсең, ди. Күпме еллар белем алгач, ниһаять, табиб булып эшли башлыйсың. Мәгълүм булуынча, шәһәр дәваханәләрендә эш күләме зур, ә яшь белгечләргә хезмәт хакы күп түләнми, уңайлы шартлар да юк дәрәҗәсендә. Бу мәсьәләне чишү юлы бармы?»
Җавап: «Беренчедән, без беркемне дә медицина институтында укырга өндәмибез. Биредә булачак һөнәрен сайлаган студентлар җыелган. Икенчедән, яхшы табиб булыр өчен тәү чиратта белем алу гына түгел, үз эшеңне ихлас ярату, игелекле йөрәкле булу мөһим. Ә яшь белгечләргә булышлык итү чаралары турында баш табиб урынбасары сөйләде инде».
Сорау: «Бүген без шәһәребез хакында бик күп «яңгыравыклы» сүзләр ишеттек. Әмма алар чынбарлыкны тулысынча чагылдырамы соң? Аңлавымча, Октябрьскийда яшьләргә күпчелектә кул хезмәтенә бәйле белгечлекләр тәкъдим ителә. Сүз нефть-газ сәнәгате, продукция җитештерү, төзелеш өлкәләре турында бара. Шул ук вакытта, Мәскәүдә берәр офиста күпкә югарырак хезмәт хаклы эш табу мөмкин. Моңа бәйле сорау туа: нигә яшьләр шәһәргә эшкә кайтырга тиеш?»
Җавап: «Офиста утырган өчен генә беркемгә дә акчаны өеп бирмиләр. Кайсы төбәктә дә башта үзеңне яхшы яктан күрсәтү, тырышып эшләү зарур. Шәһәребез предприятиеләрендә дә төпле белемле, сәләтле яшьләргә әйдәүче белгечлекләр тәкъдим ителә. Хезмәт хаклары, эш шартлары да зарланырлык түгел. Эшләвең башкалар өчен булса, файдасы үзең өчен диләр бит».
... Сораулар бирелде, җаваплар алынды. Очрашу барышында бүгенге яшьләрнең төпле белемнән тыш ачык зиһен һәм заманча фикерләү сәләтенә ия булуы да күренде. Студентларыбыз укуларын уңышлы тәмамлап, башка бик күп белгечләр үрнәгендә шәһәребезгә кайтыр һәм кыю, алгарышлы тәкъдимнәрен гамәлгә ашыруда катнашыр дип ышанасы килә.
Автор фотолары
Читайте нас: