Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
6 февраль 2020, 12:39

Дүрт аяклы дусларга ярдәм итик!

Этләр приюты булдыру — игелекле һәм социаль әһәмиятле гамәл

Зоояклаучылар урындагы башлангычларга булышу программасында катнашырга тели. Алар шул рәвешле Октябрьскийда эшләп килүче сукбай хайваннар өчен муниципаль приютны Башкортстанда иң яхшылар рәтенә кертмәкче.
Хуҗасыз хайваннарны вакытлыча тоту пунктын төзекләндерү эше узган елның августында башланды. Приют Өязетамак янындагы элеккеге суалгыч биләмәсендә урнашты. Беренче көннәрдән үк вольерлар маэмайлар белән тулган иде. Чыгымнар республика субсидиясе һәм урындагы бюджет акчалары хисабына каплатыла. Вольерлар һәм эт ояларының бер өлеше шәһәр предприятиеләре тарафыннан эшләнгән, әмма урыннар элеккечә җитешми.
Бүгенге көндә приютта 220 эт исәпләнә. Волонтерлар сүзләренчә, кешеләр көн саен диярлек шалтырата, гаризалар калдыра, урыннар җитмәсә дә, берәдәк хайваннарны кабул итәргә туры килә. Бу өстәмә мәсьәләләр тудыра, чөнки яңа килгән этләрдә йогышлы авырулар булырга мөмкин һәм алар карантинда тотылырга тиеш. Моннан тыш хирургик операция, кастрация, стерильләштерүдән соң хайваннарны да аерым урнаштыру зарур.
«Хайваннар белән җаваплы эш итү турында»гы Федераль законга кертелгән төзәтмәләр нигезендә, сукбай этләр тотылганнан соң вакцинацияләнергә, стерильләштерелергә (кастрацияләнергә) һәм элеккеге яшәү мохитенә кайтарылырга тиеш. Хайванда үлемечле яралар булганда, ул авырту-газапланулар кичергәндә ветеринария табибы күрсәтмәсе буенча аның гомерен өзү мөмкин.
ППМИ-да катнашу карары күмәк фикер белән туды. Иреклеләр һәм зоояклаучылар приютны төзекләндерүне дәвам итү, вольерлар эшләтү, биналарны ремонтлау, веткабинет булдыру тәкъдиме белән чыкты. Җыелышта катнашучылар аны бертавыштан хуплады.
Зоояклаучы Татьяна Селиверстова шәһәребез приюты республикада иң яхшысы булыр һәм Башкортстанның башка шәһәрләре һәм районнарына да шушы юнәлештә эшләргә этәргеч бирер дип фикерли.
Хуҗасыз хайваннар мәсьәләсе Октябрьскийда берничә ел дәвамында көнүзәкләр рәтендә тора. Сукбай этләр кешеләр өчен куркыныч булырга мөмкин, әмма караучысыз калган хайваннар белән «күрше» булып яшәүдән котылып булмый. Иң мөһиме, бу күршелек этләр өчен дә, халык өчен дә хәвефсез булсын иде. Зоояклаучылар урындагы башлангычларга булышлык итү программасында катнашу этләргә өйдәгечә уңайлы приют булдырырга ярдәм итәр дип ышана.
Читайте нас: