Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
4 февраль 2020, 13:42

Халык белән даими очрашулар ышанычны арттыра

Үткән атна ахырында РФ Дәүләт Думасы депутаты Рифат Шәйхетдинов Октябрьский һәм Туймазы шәһәрләрендә эш сәфәре белән булып китте.

Үткән атна ахырында РФ Дәүләт Думасы депутаты Рифат Шәйхетдинов Октябрьский һәм Туймазы шәһәрләрендә эш сәфәре белән булып китте.

Депутат 3 айга бер тапкыр сайлаучылары белән шәхсән үзе очрашып тора, моннан тыш аның урындагы ярдәмчеләре халык белән эшли. Менә әле дә депутат Октябрьскийда сайлаучылары белән очрашып, мөрәҗәгать-сораулар белән килгән халыкның гозерләрен тыңлады.

Бу юлы депутатка октябрьскийлылар шактый һәм күп төрле мәсьәләләр белән килде. Яңа төбәктә салына башлаган һәм халыкка инде 3 ел элек бирелгән фатирларның һаман сафка тапшырылмавы, инвентаризацияга керми калган бакча җирләрен ничек рәсмиләштерергә, Комсомольская урамындагы бер йортның фасадына маршал Жуковның сурәтен ясау мөмкинлеген хәл итү, шәһәрдә ялган аракы сатучыга каршы чара күрү һәм башкалар...

Кабул итүгә килүчеләрнең күбесе халык мәнфәгатьләрен кайгыртып йөрүче. Ниндидер мәсьәлә хәл ителә калса, ике як өчен дә куанычлы. Халыкның депутатка ышанычы арта, ә халык вәкиленең эшенең нәтиҗәсен күрү дә көч-куәт бирә торгандыр. Мәсәлән, Төрекмән авылының иҗтимагый үзидарә рәисе Илдус Мадьяров халык исеменнән Рифат Габделхак улына рәхмәт хаты алып килгән. Төрекмәнлеләр 2019 елда урындагы тәкъдимнәрне хуплау программасына ярашлы авылдагы футбол кырын ремонтларга булган. Программа буенча бу эштә 3 як: халык та, химаячылар да, урындагы хакимият тә катнашырга бурычлы. Төрекмәнлеләр югалып калмый, проектларын әзерләп, бу үтенеч белән Рифат Габделхак улына мөрәҗәгать итә. Халык вәкиле бик игътибар белән документларын тикшереп, мөрәҗәгать-сорауны тыңлап, финанс яктан ярдәм итәргә карар кыла, ә аннан соң эшнең барышын күз уңында тота. Гомумән, мәшәкатьле хәл-вакыйгалар арасында шушындый куанычлы хәбәр белән килүче булуы да эшнең нәтиҗәлелеге турында сөйли. Димәк, һәр мәсьәлә депутатның күз уңында. Бу юлы да халыктан килгән барлык сорау-тәкъдимнәр дә депутат тарафыннан күз уңына алынды һәм арытаба эшләү өчен документлар ярдәмчеләренә тапшырылды.

Халыкны кабул итү тәмамлангач, Рифат Шәйхетдинов шәһәрдәге оешма-предприятиеләрдә булып, эшләр барышы белән танышты. Вакыт тарлыгына карамастан, Уязытау тау-чаңгысы базасыннан ары урнашкан Октябрьский шәһәре карамагындагы хуҗасыз хайваннар приютында булды. Биредә аны хакимият башлыгының торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Шамил Фәррахов, «Благоустройство» директоры Фаил Сабитов, шушы эшне башлап йөрүче Татьяна Селиверстова каршы алды.

«Бу бик яхшы башлангыч, һәм ул шәһәрегезнең генә түгел, ә республиканың да игътибарына лаек», — дип билгеләде Рифат Шәйхетдинов.

Язып үткәнебезчә, бу приют узган елның көзендә эшли башлады. Бүген анда 220 эт асрала. Иясез этләрне бирегә урнаштыруны сорап язылган гаризалар кимеми, көн дә килә, ә бит аларны урнаштырырга, көн дә ашатырга, дәваларга, тәрбияләргә кирәк. Күз алдына китерәсезме, әлегесе көндә 2шәр тапкыр ашату өчен күпме ризык кирәк! Ярар битараф булмаган кешеләр, мәрхәмәтле эшкуарлар ярдәменнән ташламый. Биредә эшләрнең башы гына әле, башкарасы эш күп: ремонтларга, ветеринария хезмәте оештырырга, биналарны җылытырга, махсус хезмәткәрләр эшен оештырырга һәм башкалар. Менә боларның барысы да бер нәрсәгә барып төртелә: финанска, әлбәттә. Шуңа да депутатка күрсәтеп, бүленүче акчаның тариф нигезендә законга ярашлы күтәрү, хайван асраучыларның җаваплылыгын да арттыру (ни өчендер хайваннар хуҗаларына кирәкми башлагач, тыныч күңел белән урамга чыгарып җибәрелә, шуның өчен закон нигезендә чиплауны кертергә кирәк) мәсьәләләренә игътибарын җәлеп итү бурычы торды. Үз чиратында, Русия Дәүләт Думасы депутаты Р. Шәйхетдинов бу теманың БР авыл хуҗалыгы министры белән сөйләшүдә күтәрелүен, шулай ук иясез хайваннар белән эшләү буенча федераль проектлар тәҗрибәсен өйрәнүдә һәм аны куллануда ярдәм итәргә, бу өлкәдәге мәсьәләләрне чишү юлларын табарга тырышачагын белдерде.

Приютка шәһәрнең байтак предприятиеләре ярдәм кулы сузды: «Пакер», «ОЗНА», «Стройиндустрия». Игелекле эшләре өчен рәхмәт инде аларга. Кунагыбыз билгеләвенчә, бу чынлап та бик яхшы башлангыч, бөтен республикага таратырдай үрнәк, һәм аның эшен чынлап та дәүләт кимәлендә яклау һәм хуплау кирәк.

Читайте нас: