Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
27 гыйнвар 2020, 04:08

Яңача түлибез, ә сораулар кимеми...

Яшьләр сараенда күпфатирлы йортлар Советлары рәисләре катнашлыгында җылылыкка түләү мәсьәләсе буенча җыелыш узды.

Яшьләр сараенда күпфатирлы йортлар Советлары рәисләре катнашлыгында җылылыкка түләү мәсьәләсе буенча җыелыш узды. Анда 2019-2020 елларда җылылык белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәт өчен түләүне хисаплау; күпфатирлы йортларның гомум милеген карауга тотылган электр энергиясе буенча коммуналь хезмәткә түләүне билгеләү, шәхси исәпләү җиһазы мәгълүматына ярашлы, әлеге түләүне яңадан исәпләү тәртибе һәм вакыты, шулай ук намуссыз милекчеләр булганда коммуналь хезмәтләр өчен түләү билгеләү сораулары тикшерелде.
Шәһәрдәшләрне борчыган темалар буенча җавап бирергә "Теплоэнерго" предприятиесе директоры Андрей Купавых, абонентлар бүлеге башлыгы Люция Сәетгәрәева һәм җылылык инспекциясе башлыгы Ринат Нәбиуллин; "ЭСКБ" җәмгыяте көньяк-көнбатыш бүлегенең төбәк хезмәтләндерү бүлекчәсе директоры Игорь Осипов һәм физик затлар белән эшләү секторы начальнигы Гөлнара Баязитова, шулай ук "Жилуправление" предприятиесе директоры Рим  Баһаветдинов килде.
Очрашуны хакимият башлыгы урынбасары Шамил Фәррахов алып барды. Беренчеләрдән булып чыгыш ясаган Люция Сәетгәрәева  җылылык өчен түләүнең яңа тәртибенә күчү турында искә төшерде. Ягъни, кулланучылар май аеннан сентябрьгә кадәр җылылыкка түләми. Әлбәттә, бу үзгәреш җылыту чорында түләүнең берникадәр артуына китерде һәм яңа сораулар тудырды...
Җылылык өчен түләү гомумйорт исәпләү җиһазлары күрсәткечләре нигезендә җылылыкны кулланудан чыгып исәпләнә. Мондый җиһазлар булмаган күпфатирлы йортларда исәпләү Башкортстанның тарифлар буенча Дәүләт комитеты раслаган нормативлар буенча башкарыла.
Люция Шәрифҗановна гомумйорт исәпләү приборлары булган һәм җиһазлар куелмаган йортларда түләүнең ничек исәпләнүен анык мисалда күрсәтте, мәгълүматларны тапшыру тәртибен аңлатты. Ул исәпләү приборының йортта яшәүчеләр милкенә керүен һәм аларның  күрсәткечләрне күзәтергә хокуклы булуын искәртте.
Әйткәндәй, фатирларга җылылык  тыштагы һава температурасына карап бирелә. Әмма моны бар йортларда да җайга салу мөмкин түгел. Кайнар су белән тәэмин ителгән йортларда (бу – 23, 24, 25, 32, 34, 35, 38нче төбәкләр һәм 42нче квартал) казанлыклар җылылык системасына да, кайнар су тәэминатына да суны бергә җылытып тапшыра. Шул ук вакытта кайнар су температурасы нормативтагыдан – 60 градустан ким булырга тиеш түгел. Шуңа күрә җылыту системасында да әлеге 60 градустан түбән температура булалмый. 
Подвалы булмаган йортларда гомумйорт исәпләү приборларын урнаштыру мәсьәләсенә килгәндә, моны эшләү мөмкин, әмма ул шактый чыгымлы булачак. Шуңа күрә әлеге карарны милекчеләр гомум җыелышта үзаллы кабул итә. Исәпләү приборларын кую бәясе – 100-250 меңгә кадәр. Бу эшне башкарыр алдыннан "Теплоэнерго" дан техник шартлар юллау зарур. Гомумйорт җылылык исәпләү приборын урнаштыру турында тулырак мәгълүматны шушы ук предприятиедә (адресы: Садовое кольцо, 2, тел. 6-60-26) алырга була.
Ә инде түләү кәгазьләре буенча белешмә алу өчен "Теплоэнерго"ның абонентлар бүлегенә мөрәҗәгать итү сорала (Садовое кольцо, 2, телефон: 6-15-66 яки 89378580522, эл. почта [email protected]).
Җылылык белән тәэмин итүче оешма мөрәҗәгатьне кыска вакыт эчендә карарга һәм аның буенча җентекле җавап бирергә тиеш.
«ЭСКБ»ның төбәк хезмәтләндерү бүлеге вәкилләре гомумйорт кулланышындагы электр энергиясен исәпләү һәм түләүләр турында сөйләргә теләде,  әмма аларга мондый мөмкинлек бирелмәде. Күпфатирлы йортлар Советлары рәисләре һәм октябрьскийлылар үзләрен борчыган сорауларны бирү өчен микрофонга чиратка басты. Хакимият башлыгы урынбасары Шамил Фәррахов, шулай ук тәэмин итүче оешмалар вәкилләре аларга тулы җавап бирергә тырышты. Шәһәрдәшләрнең бер өлеше урында ук исәп-хисап буенча шәхси белешмә алды. Ә коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча сораулары калган кешеләрне тиешле оешмаларның абонент бүлекләрендә көтәләр.
Читайте нас: