Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
23 гыйнвар 2020, 18:37

Узган елда гадәттән тыш хәлләр булмады

Бу шәһәрнең махсус хезмәтләренең үз эшенә җаваплы каравына бәйле.

Яшьләр сараенда Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча бердәм дәүләт системасының Октябрьский төбәк бүлеге җитәкчеләре белән укыту-методик җыеннар узды. Мәгълүм булуынча, 2020 елның 1 гыйнварыннан Гадәттән тыш хәлләр һәм янгын хәвефсезлеген тәэмин итү буенча шәһәр округы комиссиясенә хакимият башлыгы А. Шмелев рәислек итә.

Чараны янгын сүндерү-коткару техникасы, җайланмалар һәм саклану чаралары күргәзмәсе ачты. Аның барышында комиссия рәисе һәм әгъзалары коткару, навигация җиһазлары, видеокүзәтү һәм иминлек чаралары белән танышты. Күргәзмәдә шулай ук авария-коткару отряды, 38нче янгын сүндерү бүлеге, 1нче дәваханә БСПМ-сы, «Газпром газ бүлү Уфа» филиалының шәһәр хезмәте техникасы һәм җиһазлары тәкъдим ителде.


Җыен кысаларында халыкны яклау чараларын үтәү, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын хәвефсезлеген һәм су объектларында кешеләр иминлеген тәэмин итү буенча идарә органнары эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды, 2020 елга бурычлар билгеләнде.

Чарада хакимият башлыгының беренче урынбасары – «Октябрьский шәһәренең Гражданнар оборонасы идарәсе» начальнигы И. Зәкиев, «Башнефть-Добыча»ның Туймазы төбәгендәге нефть һәм газ чыгару буенча инженер-техник хезмәте начальнигы М. Гарифуллин, Октябрьский нефть колледжы директоры Р. Халиков, комиссия рәисе урынбасары М. Черкашнев чыгыш ясады. Җыеннар эшендә Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча 12нче янгын сүндерү-коткару отряды начальнигы Р. Мәхмүтов та катнашты.


Гомум алганда, 2019 елда шәһәребездә халыкны һәм биләмәләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклау, янгын куркынычсызлыгын һәм су объектларында кешеләр иминлеген тәэмин итү, шулай ук гражданнар оборонасы өлкәсендә куелган бурычлар нәтиҗәле һәм тулы күләмдә үтәлгән. Шәһәрдә гадәттән тыш хәлләр тумаган.

Чара бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Фидакарь хезмәтләре өчен коткару хезмәте һәм икътисад объектлары җитәкчеләре, предприятие белгечләре, уку йортлары укытучылары дипломнар, Рәхмәт хатлары белән билгеләнде.


Фотолар ачык чыганактан.


Читайте нас в