Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
22 гыйнвар 2020, 17:59

Спорт һәм уку — янәшә!

Нефть колледжы студенты И. Хисмәтуллинның тормышында аерылгысыз төшенчәләр бу.

Студент еллары — бер үк вакытта катлаулы һәм бәхетле дә чор ул. Тормышның нәкъ үзәгендә «кайнаган», һәр сәгате-көне кызыклы вакыйгаларга бай булган иң гүзәл мизгелләрне кем генә күңелендә сакламый да, сагынып искә алмый икән?!
Студентлар көне уңаеннан сезне Октябрьский нефть колледжында белем алучы сәләтле яшьләребезнең берсе — Илвар Хисмәтуллин белән таныштырмакчымын. «Сәнәгать җайланмаларын монтажлау һәм файдалану» белгечлеген үзләштерүче 18 яшьлек егет укуда да, спортта да алдынгылар рәтендә. Илвар Ринат улы — билбау көрәше һәм көрәш буенча спорт мастерлыгына кандидат, күп тапкырлар республика, бөтенрусия һәм халыкара ярышларда югары бүләкләргә ирешкән, көрәш буенча ике тапкыр Русия беренчелеге җиңүчесе, дөнья беренчелегенең көмеш призеры (2018 ел), дөнья беренчелеге җиңүчесе (2019 ел), билбау көрәше буенча 2018 елгы дөнья беренчелегенең бронза призеры булган. 2019 елның ноябрендә билбау көрәше буенча дөнья беренчелегендә беренче тапкыр юниорлар төркемендә катнашып, бронза медаль яулаган. Максатчан егет ирешелгәннәрдә тукталмыйча, киләчәктә пьедесталның иң югары баскычына менәргә хыяллана.
— Илвар, спорт белән дуслык кайчан башланды?
— Спортны бәләкәйдән үк яраттым. Ә инде 9нчы сыйныфтан көрәш түгәрәгенә йөри башладым. Татар-башкорт халыкларына хас булган бу спорт төре милли гореф-гадәтләргә, өлкән буынга карата хөрмәт тәрбияләве һәм яхшы физик әзерлектә булырга ярдәм итүе, тәртипкә өйрәтүе белән ошый.
— Спорт укырга комачаулык итмиме?
— Әлбәттә, бу шөгыль күп вакытны ала, ярышларга әзерлек чорында көненә икешәр тапкыр күнекмәләр эшләү, моннан тыш йөгерү, дөрес туклану, гәүдә авырлыгын тиешле дәрәҗәдә тоту кирәк. Барсына да өлгерү өчен зур ихтыяр көче, үз-үзеңә таләпчән булу, максатчанлык сорала. Тренерым Хәлил Габделмәҗит улының фәһемле киңәшләре, өйрәткәннәре, шулай ук колледж җитәкчелеге, педагогларның теләктәшлеге укуда да, спортта да сынатмаска, алга барырга көч бирә.
— Киләчәктә үзеңне күбрәк кем итеп күрәсең: спортчымы әллә һөнәр иясеме?
— Укуны тәмамлагач, ил каршындагы хәрби бурычны үтәргә ниятлим. Аннан соң инде белгечлегем буенча эш эзләячәкмен. Югары белем алу теләге дә бар. Әлбәттә, спортны ташламаячакмын. Тренер, физкультура укытучысы эше дә кызыклы, бәлки бу юнәлеш буенча эшләү мөмкинлеге туар.
— Армия дигәннән, мәктәп яки колледжда «бабайчылык» күренешенә тап булганың юкмы, гомумән, бу турыда ни уйлыйсың?
— Бәхеткә, андый очракларга тарыган юк. Хәрби хезмәткә килгәндә, күңелсез хәлләр турында ишетелеп тора. Бу — тәрбия нәтиҗәсеме, кемнеңдер игътибарсызлыгымы, билгесез. Спорт әзерлегем булгач, артык борчылмыйм, иң мөһиме — үз-үзеңе дөрес тоту, бәхәсне зурга җибәрмичә чишү юлын эзләү.
— Колледж турында сөйләшеп алыйк, уку ошыймы, төркемдәшләр белән мөнәсәбәтләр ничек?
— Дөресен әйткәндә, мин «физкультурный»да укырга хыяллана идем. Әти-әниемә рәхмәт, алар нефть колледжын сайларга киңәш бирде. Бу киңәшне тоттым һәм үкенмәдем. Беренчедән, коммуналь-төзелеш колледжын тәмамлап, коткаручы булып эшләүче абыем янында белем алу чит шәһәргә йөреп укуга караганда күпкә кулайрак. Икенчедән, нәкъ биредә тренер Хәлил Гарифуллин кул астында ныклап көрәш белән шөгыльләнә башладым.
Яшермим, нефть колледжында уку җиңелдән түгел, белгечлекләр җитди, катлаулы. Бу аеруча беренче елларны сизелә. Әмма уку йортындагы тату, җылы мохит, укытучыларның теләктәшлеге авырлыкларны җиңәргә булышты. Әйткәндәй, безнең төркемдәге егетләрнең күпчелеге спорт белән дус. Бу да уңай якларның берсе, чөнки уртак мавыгулар берләштерә.
— Студент тормышындагы иң чагу истәлек?
— 2нче курста укыганда 23 февраль бәйрәменә 22 егет һәм бердән-бер гүзәл заттан торган төркемебезгә үзенчәлекле бүләк — һөнәри фотографтан фотосессия оештырылды. Бик күңелле мизгелләр буларак хәтердә калды ул.
Икенче истәлек Спорт сараенда сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр арасындагы ярышларга бәйле. Без анда иреклеләр сыйфатында катнаштык. Әлеге чарада алган тәэссоратлар бүген дә күңелдә саклана, янәшәбездә шундый көчле рухлы затлар яшәвен аңлау-тою тормышка бөтенләй икенче күзлектән карарга мәҗбүр итә...
— Булачак студентларга теләкләрең.
— Студент булу — ул чиксез ирек, бәйсезлек, әмма аның чикләрен белү кирәк. Бу чикне югалту хәвефле. Һөнәрсез кешегә яшәве авыр, шуңа күрә студент чорын дөрес файдалану, үсешкә омтылу зарур!
— Әңгәмәң өчен зур рәхмәт, Илвар, сиңа алдагы тормышыңда, укуда һәм спортта бары тик уңышлар юлдаш булуын телибез!
Лилия ГАБИТОВА, автор фотолары.
Читайте нас: