Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
18 гыйнвар 2020, 15:57

Бүген Русия матбугаты көне!

Хөрмәтле ветераннарыбызны, барлык каләмдәшләрне, хәбәрчеләрне уртак бәйрәмебез белән котлыйбыз, сәламәтлек, озын гомер, иҗади уңышлар телибез.

Русия матбугаты көне уңаеннан хөрмәтле ветераннарыбызны, барлык каләмдәшләрне, хәбәрчеләрне уртак бәйрәмебез белән ихлас котлыйбыз, сәламәтлек, озын гомер, иҗади уңышлар телибез.


30 еллык тарихы булган «Туган як» гәзите сәхифәләрендә шәһәребездәге көнүзәк вакыйгалар, әһәмиятле хәбәрләр, якташларның тормышы-көнкүреше, казанышлары, эшчәнлеге эзлекле рәвештә яктыртылып бара. Еллар дәверендә нинди генә үзгәрешләр булмасын, ул үз халкына, укучысына тугры кала, кыйбласын югалтмый. Гәзитебез шәһәр тормышының социаль, мәгариф, мәдәни, икътисадый һәм башка өлкәләрен колачлый, яңалыкларны халыкка җиткереп тора, яшь буынны тәрбияләү эшенә өлешен кертә.

Киләчәктә дә иҗади эшчәнлегебезне дәвам итеп, хөрмәтле укучыларыбызны яңадан-яңа мәкаләләр белән илһамландырып торырбыз дип ышанабыз.

«Туган як» белән бергә булыгыз, дуслар!
Читайте нас: