Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
17 декабрь 2019, 08:16

Татар журналистлары җыенында катнаштык

Чарага «Туган як» гәзите баш мөхәррире Юлия Дәүләтбаева да чакырылган иде. Сүзне аңа бирәбез.

Чарага «Туган як» гәзите баш мөхәррире Юлия Дәүләтбаева да чакырылган иде. Сүзне аңа бирәбез.

«Бөтендөнья татар конгрессы илнең төрле төбәкләрендә татарларның тормыш-көнкүрешен яктырткан киң мәгълүмат чаралары вәкилләрен икенче тапкыр җыйды. Чарага Әстерхан, Самара, Ырынбур, Ульян, Төмән, Свердловск, Омск, Чиләбе, Пенза, Киров, Нижгар, Ленинград өлкәләреннән, Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән, Татарстан, Башкортстан, Марий Эл, Чувашия, Удмуртия, Башкортстан республикаларыннан, Пермь краеннан татар журналистикасында мәшгуль коллегаларым килгән иде. Барлыгы 50гә якын журналист теркәлдек.

Чара ике көн дәвам итте. Беренче көнне безнең өчен Казанда шактый чаралар әзерләнгән иде. Иң элек язучы һәм эшкуар Равилә Шәйдуллинаның «Үксезләр» әсәре буенча төшерелгән татар телендәге фильмны карадык. Бик фәһемле, гаилә тормышындагы мәсьәләләргә багышланган әсәр, шунысы бик ошады, чын-чынлап тәрбияви, халыкчан фильм, эчү, тәмәке тарту, көчләү күренешләреннән азат, уйланырга һәм дулкынланырга мәҗбүр итә торган. Фильмнан соң түгәрәк өстәл янында фикер алышуга җыелдык. Безне «Бер очрашу — үзе бер гомер» дип, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Вәсил Шәйхразиев сәламләде. «Сезнең тәҗрибәгез һәм тырышлыгыгыз нәтиҗәсендә татар дөньясындагы соңгы хәбәрләр илебезнең төрле почмакларыннан тиз арада барып ирешә. Әлбәттә, яңа технологияләр заманында мәгълүмат чаралары да, журналистлар да яңа форматлардан, үзгәрешләрдән читтә калмый, ләкин шул ук вакытта алар кыйблаларына тугры булып, алга хәрәкәт итә. Безнең максат — милләтебезне туплау, телебезне үстерү, булган милли мирасны киләчәк буыннарга җиткерү. Мәртәбәле хезмәтегездә яңадан-яңа үрләргә ирешергә насыйп булсын, иҗади уңышлар сезгә!» — диде ул.

Арытаба түгәрәк өстәл янында сөйләшү оештырылды. «Русия төбәкләрендәге татар журналистикасы ни хәлдә?» Бөтенрусия татар журналистлары җыенында чыгарылган төп сорау нәкъ шул иде. Илебезнең төрле почмакларында яшәп, татарлар тормышын чагылдырган, милләтебезнең мәдәниятен, сәнгатен, гореф-гадәтләрен яктырткан, туган телебезне саклап калуга үз өлешен керткән кешеләрнең барысы да диярлек бер үк төрле проблемаларны хәл итәргә мәҗбүр булуы ачыкланды. Болар — татар телле журналистларга мохтаҗлык, татар телен белгән укучылар саны кими баруы, язмаларның сыйфаты, почтаның вакытында гәзит өләшмәве, финанс кытлык һ. б.

Республикабызның «Кызыл таң» гәзите баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов бүген конвергент журналистлар заманы булуын әйтте.

— Безнең журналистлар төрле форматта эшли. Алар бер мәгълүматны электрон гәзиткә дә, журналга да, балалар журналына да, социаль челтәрләр өчен дә яраклаштырып бирә белә, — диде Фаил Камил улы.

Заманга яраклашып, журналистлар социаль челтәрләрдә дә актив эш алып бара. Һәр хезмәткәргә Башкортстанның төрле районнары бүлеп бирелеп, үз аккаунтларына 5000 дус җыю бурычы куелган. Алар һәр язган материалын үз «бит»ләренә репост ясап, басмаларның укучыларын арттыра.

«Ватаным Татарстан» гәзитенең баш мөхәррире Гөлнара Сабирова сүзләренчә, гәзит укучылар картая бара, ә яшьләр гәзит укымый.

— Укучыларыбызны югалтмас өчен без сайт белән дә, социаль челтәрләр белән актив эшлибез. Көндәлек аудиториябез — 80 меңнән артык кеше — бу басма гәзитне укучылар, гәзитнең электрон төрен кулланучылар, социаль челтәрләрдә танышып баручылар. ВКонтакте һәм Инстаграмм — аудиторияне арттыра торган иң көчле ресурслар, — диде Гөлнара Сабирова.

Республикабызда иң зур тиражлы гәзитләрнең берсе — «Өмет» гәзите баш мөхәррире Рәдис Ногманов та тираж җыю серләре белән уртаклашты.

— Без уникаль басма чыгарабыз. Күпчелек гәзитләр электрон төрләрен үстерү белән мәшгуль булса, безнең төп омтылышыбыз басма форматны шушы дәрәҗәдә саклап калу. Гәзиткә язылучылар санын 10 меңнән дә киметмәскә дигән бурыч белән яшибез.

Шулай ук фикер алышу барышында төбәкләрдә эшләүче журналистларга халык санын алу вакытында зур өметләр баглануы да билгеләнде. Кайбер төбәкләрдә татарларны башка милләт вәкилләре итеп күрсәтү, аларны төркемнәргә бүлгәләү омтылышларына каршы тору, татарны татар итеп саклап калуда татар журналистлары бергәләп эшләргә тиешлеге ассызыкланды.

II Бөтенрусия татар журналистлары җыенының икенче көне Ульяновск шәһәрендә дәвам итә. Сәфәр Ульяновск өлкәсе Губернаторы Сергей Морозов белән очрашудан башланды. Губернатор каләм ияләрен сәламләде. «Безгә ышаныч белдереп, Ульяновск җиренә килүегезгә рәхмәт», — диде ул.

— 124 милләт вәкиле дус-тату яши, беркайчан да аңлашылмаучанлык булганы юк. 150 мең татар гомер итә. Алар арасында милләт җанлы, үз гореф-гадәтләрен саклаучы актив шәхесләр күп, — диде Сергей Морозов һәм якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.

Бүләкләү тантанасы да булды. Өлкәдә 30 еллыгын бәйрәм итүче «Өмет» гәзите Губернаторның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Гәзитнең бүгенге тиражы 5500, оештыручысы булып Ульян өлкәсе тора, гәзитне халыкка яздыру һәм тарату башлыча эшкуарлар исәбенә. Без чын-чынлап Ульяновск өлкәсендә тудырылган татар мөхитенә сокландык.

Шулай итеп, 2 көнлек сәфәребез тәмамланды. Мондый чаралардан мин үземә илһам алам, арытаба кайсы юнәлешләргә күбрәк игътибар бирергә кирәк булуын билгелим, хезмәт- тәшләремнең дә тәҗрибәсен өйрәнәм. Халкыбыз, телебез, мәдәниятебез саклансын, киләсе буыннарга да калсын дип кылган эш-гамәлләребез тормышка ашсын иде, барыбыз да бердәм һәм тату булсак иде».

Читайте нас: