Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
17 декабрь 2019, 08:08

Халыкка уңайлы булсын өчен

«ЭСКБ» җәмгыятенең яңа офисы Чапаев урамы, 2 йорт адресы буенча урнашты. Нәкъ биредә шәһәр халкы электр өчен квитанцияләрне түләргә һәм исәпләүләр буенча барлык сорауларны ачыкларга мөмкин. Губкин урамындагы элеккеге офис хәзер эшләми.

«ЭСКБ» җәмгыятенең яңа офисы Чапаев урамы, 2 йорт адресы буенча урнашты. Нәкъ биредә шәһәр халкы электр өчен квитанцияләрне түләргә һәм исәпләүләр буенча барлык сорауларны ачыкларга мөмкин. Губкин урамындагы элеккеге офис хәзер эшләми.

Яңа офисны ачу тантаналы шартларда узды. Анда шәһәр хакимияте башлыгы Алексей Шмелев, «Башкортстанның энергия сату компаниясе» җәмгыятенең генераль директоры Андрей Травкин, «Октябрьский электр челтәрләре» предприятиесе директоры Ринат Гайсин катнашты.

— Шәһәр халкына хезмәт күрсәтү шартлары яхшыра һәм без моңа, әлбәттә, бик шат. Яңа офис зур, якты, заманча. «Башэлектросбыт» компаниясенең яңа офисы һәм барлык коллективына уңышлар һәм үсеш телибез, — диде тантанада хакимият башлыгы.

«Яңа офис физик затларның 31 мең шәхси исәпләре буенча һәм 1500 контрагент — юридик затлар вәкилләренә хезмәт күрсәтәчәк, — дип белдерде «ЭСКБ»ның генераль директоры А. Травкин.

А. Шмелев һәм А. Травкин кызыл тасманы кисү йоласын үтәде һәм яңа офис халыкка ишекләрен ачты. Тантанада катнашучы рәсми вәкилләр, шәһәр халкы яңа бина белән таныша, яңа офисның өстенлекләрен бәяли алды. Биредә электрон теркәлү стойкасы талоннар бирә, өч тәрәзә эшли, ачык йөзле персонал килеп туган мәсьәләләрне аңлата, балалар белән килүчеләр өчен махсус почмак бар. Яңа офиста беренче түләү кәгазе А. Шмелевка тапшырылды.

Бинага беренче килүчеләргә барлык эш бүлмәләрен күрсәттеләр, клиентның шәхси кабинеты турында белешмәлекләр һәм буклетлар тараттылар, шулай ук, ачылыш хөрмәтенә бәйрәмчә лотерея оештырдылар. Анда катнашучылар көнкүрештә кирәкле әйберләр отып сөенде.

Алсу ФАЗЛЕТДИНОВА

Автор фотолары

Читайте нас: