Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
10 декабрь 2019, 19:20

"Яшь белгечләр үзебезгә кирәк!" "Яшь белгечләр үзебезгә кирәк!"

Радий Хәбиров муниципалитет башлыкларын яшьләр белән эшләргә өйрәнергә чыкырды.

Радий Хәбиров муниципалитет башлыкларын яшьләр белән эшләргә өйрәнергә чыкырды.

Бүген республика Башлыгы Радий Хәбиров дәүләт җыелышы-Корылтайга еллык Юлламасында яшьләргә кагылышлы мәсьәләләлргә дә тукталды. Атап әйткәндә, ул чит илләргә киткән студентларны телгә алды.— Республикага талантлы, яшь кадрлар бик кирәк. Каникуллар вакытанда Мәскәүдә, Самарада, Казанда һәм башка төбәкләрдә укучы студентлар белән очрашулар оештырырга кирәк. Муниципалитет башлыкларын алар белән эшләргә өйрәтергә кирәк. Аларның һәркайсы кире кайтмаса да, республшика аларны көткәнен яшьләр бедлергә тиеш, — диде Радий Хәбиров.

Радий Фәрит улы шунда ук ресубликада Фәнни-мәгариф үзәге төзелеше турында да сөйләде. Ул медицина, химия, энергетика, авиация һәм “акыллы” машиналар юнәлеше буенча эшләячәк. Бу бездә яңа һөнәр ияләре барлыкка китерүгә ярдәм итәчәк.
Радий Хәбиров, шулай ук, быел читкә белем алырга китүче яшьләрнең безгә килүчеләр саныннан ике тапкыр кимүен дә билгеләде.

Читайте нас: