Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
10 декабрь 2019, 19:10

Сибай безне берләштерде

Бүген “Торатау” Конгресс-холлында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юллама белән мөрәҗәгать итте.

Бүген “Торатау” Конгресс-холлында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юллама белән мөрәҗәгать итте.

-- Без берләшүгә таба адым ясый алдык. Үткән елгы Юлламаны игълан иткән көннәрдә үк Сибадагы карьер яна башлады. Кечкенә шәһәр бу проблеманы ялгызы гына җиңә алмас иде. Без аңа барыбыз да ярдәмгә килдек. Сез, әлбәттә, хәтерлисездер, бездә элек шундый гадәт булган - өмә. Күршеләр, бергә җыелып, бәлагә эләккән берәрсенә булышалар. Мәсәлән, янган урынына яңа йорт төзергә. Менә бу чын ярдәм “өмә булды. Сибайга ашыгыч рәвештә төрле ведомстволарның йөзләрчә белгечләре: коткаручылар, табиблар, артистлар китте. Сибадагы хәл чыннан да безне берләштерде, - диде Радий Хәбиров. - Бер-беребезне ярты сүздән аңлап, без Благовещендагы “Полиэф” авариясе вакытында эш иттек. Башка шәһәрләрдән санаулы сәгатьтә техника белән йөзләгән кеше килде. Эчә торган суның пычрануына юл куелмады.

Читайте нас: