Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
10 декабрь 2019, 19:10

"Республикада ел саен 10 мең абортка рәсми юллама бирелә..."

Бүген республика Башлыгы Радий Хәбиров Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында аны иң борчыган мәсьәләләлрнең берсе белән бүлеште. Ул — бала тудыру, гаиләләр иминлеге. Әйткәндәй, Русия Президенты Владимир Путинный май указларын үтәү максатында кабул ителгән гомумдәүләт проектлары арасында демографияне үстерүгә зур игътибар бирелә. Бүген Радий Хәбиров та аңа аерым тукталды. — Үзебезнең матди якны кайгыртып, карьера эшләп, төп бәхетне югалтабыз түгелме? Яшьләрнең балаларга гомер бирергә ашыкмавы - чыннан да, замана бәласе. Безнең төп максат — гаиләләр иминлеге, күпбалалы гаиләләрне арттыру, балаларга лаеклы тәрбия бирү. Чыннан да, республикада ел саен 10 мең хатын-кызга аборт эшләтү өчен рәсми юллама бирелә. Шул ук вакытта, без ЭКО ярдәмендә бала тудырырга теләүче гаиләләргә күпме ярдәм итәбез, 400 грамм авырлыкта туган сабыйларның гомере өчен көрәшәбез... — Безнең республика һәр туган баланы кабул итә ала, без һәр сабыйга шат. Зинһар, шул турыда уйланыгыз, — диде Радий Фәрит улы. Республика җитәкчесе шунда ук Благовещен шәһәрендә яшәүче Вервельский-Вәлиевлар гаиләсен телгә алды. Алар барлыгы 22 балага тәрбия бирә.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында яшьләргә уйланырлык сүзләр әйтте.

Читайте нас: