Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
10 декабрь 2019, 19:30

Республика Башлыгы Юлламада гамәлгә ашырылырлык зур бурычлар куйды

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасы алга куелган бурычларның кыюлыгы, төбәкне үстерү буенча планнарның масштаблылыгы белән аерылып тора, диде республика парламенты спикеры Константин Толкачев.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасы алга куелган бурычларның кыюлыгы, төбәкне үстерү буенча планнарның масштаблылыгы белән аерылып тора, диде республика парламенты спикеры Константин Толкачев.

- Аңлаешлы телдә якындагы елга гына түгел, ерак перспективага да үсеш стратегиясе җиткерелде. Узган елда да югары максатлар куелган иде, шул вакыт эчендә республиканың аларга ирешүен күрдек. Моның уңышлы мисаллары Башкортстан Башлыгы тарафыннан бүгенге чыгышы вакытында күрсәтелде. Эшкә бергәләп тотынсаң, хәл итмәслек бурычлар юк. Барысының да бердәмлеге һәм һәркемнең җаваплылыгы мөһим. Уртак эшнең уңышына ышаныч – Юллама нәкъ менә шуннан шуннан башлана, - дип билгеләде Константин Толкачев. - Демографик проблемаларны хәл итүгә аерым басым ясалды. Төбәккә инвестицияләр җәлеп итүнең һәм республика территориясендә гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыруның, эшсезлекне киметүнең һәм эшкуарлыкка ярдәм итүнең мөһимлеге билгеләнде. Коррупцияне тулысынча бетерү, республиканың елга флотын торгызу, химия һәм нефть химиясе, энергетика, акыллы машиналар һәм авиация кебек икътисадның өстенлекле юнәлешләрен үстерү буенча бурычлар куелды.

Константин Толкачев, һичшиксез, депутатлар корпусы куелган бурычларны хәл итү өчен барысын да эшләячәк, диде.

Читайте нас: