Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
10 декабрь 2019, 19:10

Безнең транспорт сыйфатлы булачак!

Уфада һәм республикада транспорт сыйфатлы булачак, ул шул исәптән эшкуар транспортчылар белән дә, үсеш алачак. Бу хакта бүген Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юллама белән чыгыш ясаганда Республика Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.

Уфада һәм республикада транспорт сыйфатлы булачак, ул шул исәптән эшкуар транспортчылар белән дә, үсеш алачак. Бу хакта бүген Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юллама белән чыгыш ясаганда Республика Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.

- Транспорт - дөресен әйтәм, яу кыры. Мин бу сугышны башлаганда нәрсәгә бәйләнүемне бик яхшы аңладым. Мин коррупцион бандитлык системасы белән көрәшәчәгемне яхшы белдем. Бандитлык һәм легаль булмаган автобуслар - бетте, без бу юлны үттек, дип әйтергә була. Бүгенгә без уңайлы автобуслар сатып алдык, «Башавтотранс»ны алга чыгардык, профессиональ шоферлар җыйдык.
Без Уфа урамнарыннан күгәргән «ПАЗ"икларны кысрыклап чыгарабыз. Кемдер легаль булмаган маршрутлар һаман урамнарда кала дип әйтер. Бәлки ул хаклыдыр. Дөресен генә әйткәндә, бу "ПАЗ"икларны урамнардан бер төн эчендә алып була. Әмма моны тыныч һәм ике этапта эшләргә кирәк. Беренчесе - башта безнең базарга нинди транспорт йөртүчеләр һәм автопарк киләчәген аңларга кирәк. Һәм икенчесе: бу "ПАЗ"икларда да кешеләр эшли. Һәм безгә алар өчен закон буенча легаль рәвештә эшләү мөмкинлеге булдырырга кирәк. Без аларны «юл читенә» чыгарып ташларга тиеш түгел, — диде Радий Хәбиров.

Ул хәзер көн саен меңәр кеше «Алга» транспорт картасын сатып алуы турында сөйләде.

- Безне башта алар өчен тәнкыйтьләсәләр дә, карта чирек миллионга якын сатып алынган инде. Кайбер эшкуарларның яшерен каршы торуларына карамастан, бу карта эшли, - диде Радий Хәбиров.

Читайте нас: