Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
5 декабрь 2019, 11:36

Мәгълүматлар дөрес булсын, — нәкъ шуның өчен 10 ел саен халык исәбен алу оештырыла

Ил күләмендәге мөһим вакыйгаларның берсе — халык санын алу. Мәгълүм булуынча, Русиядә бу чараның чираттагысы 2020 елның 1-31 октябрендә үтәчәк. Исәп алу бердәм дәүләт статистик тикшерүе нигезендә башкарыла.

Лилия ГАБИТОВА

Автор фотосы

Ил күләмендәге мөһим вакыйгаларның берсе — халык санын алу. Мәгълүм булуынча, Русиядә бу чараның чираттагысы 2020 елның 1-31 октябрендә үтәчәк. Исәп алу бердәм дәүләт статистик тикшерүе нигезендә башкарыла.

Халык санын алу — илдә билгеле бер вакытка яшәүче һәм аның төгәл чикләнгән өлеше турында демографик, икътисадый һәм социаль мәгълүматларны җыю, гомумиләштерү, бәяләү, анализлау һәм бастыру гамәле.

Бүгенге көндә Федераль законга һәм РФ Хөкүмәте карарына ярашлы, бар шәһәр-районнарны колачлаячак күләмле чарага әзерлек эшләре тулы куәтенә бара. Бу уңайдан шәһәр хакимиятендә 2020 елда Бөтенрусия халык санын алуны үткәрүгә кагылышлы комиссия утырышы узды. Анда Туймазы шәһәренең дәүләт статистика бүлеге начальнигы урынбасары, Октябрьский бүлекчәсе җитәкчесе Ринат Зарипов чыгыш ясады. Ринат Рәис улы халык санын алуга әзерлек кысаларында, төбәктә 1 августтан 30 сентябрьгә кадәр 20 теркәүче эшләвен билгеләде. Аларга планда күрсәтелгән һәр йорт-корылмалар исәбен чагыштыру, кирәксә, төзәтмәләр кертү бурычы куелды.

Алдан алынган мәгълүматлар буенча, тикшерү башланган чорда шәһәр биләмәсендә 10789 йорт (24956 — торак бүлмәләр), шул исәптән, 799 — күпфатирлы (154-е — ике һәм аннан күбрәк милекчегә исәпләнгән берләштерелгән йортлар төре) һәм 9990 шәхси йорт теркәлгән.

Яңадан исәпләү нәтиҗәсендә, йортларның гомум саны 10159-ны тәшкил итте (шул исәптән, 8411 — шәхси һәм 1156 — күпфатирлы йортлар, 27 — вакытлыча яшәү урыны, мәсәлән, хастаханә, кунакханә, тулай тораклар, 565 бина). Торак бүлмәләр саны — 50040. Шулай ук төзелүче күпфатирлы йортлар исемлеге алынды. Алар буенча файдалануга тапшыру вакыты һәм торак бүлмәләр исәбе турында мәгълүмат юлланачак.

Шәһәрнең төрле төбәкләрендә эшләгән теркәүчеләр кайбер җитешсезлекләрне дә ачыклады. Үзәк районнардагы күпфатирлы йортларның адрес күрсәткече канәгатьләнерлек хәлдә, ягъни биредә урам исемнәре һәм йорт саннары язылып куелган. Ә менә шәхси секторда (бу аеруча яңа төзелгән йортларга карый) адреслы мәгълүмат такталары юк. Әлеге мәсьәлә исәп алуга кадәр хәл ителергә тиеш.

2020 елгы Бөтенрусия халык санын алу чарасына заманча яңарышлар да кертелә. Хәзер исәпкә алу кәгазен үзаллы рәвештә, интернет аша тутырырга да мөмкин. Моның өчен «Госуслуги» порталында теркәлү мөһим.

Халык санын алу җәмгыятьнең барлык заманча ихтыяҗларына җавап бирергә тиешле проект буларак планлаштырыла. Ул илдәге үзгәрешләр күләмен бәяләргә ярдәм итәчәк һәм җәмгыять төзелеше турындагы белемнең кыйммәтле чыганагы булачак.

Читайте нас: