Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
3 декабрь 2019, 17:25

Шәһәребез — үсеш юлында!

Сәламәтлек саклау өлкәсендә нинди яңарышлар көтелә, «ОЗНА» заводында продукция төрләрен ничек арттырачаклар, «Пакер» фирмасында сатуның яңа юнәлешләренә чыгачаклармы?

Сәламәтлек саклау өлкәсендә нинди яңарышлар көтелә, «ОЗНА» заводында продукция төрләрен ничек арттырачаклар, «Пакер» фирмасында сатуның яңа юнәлешләренә чыгачаклармы?
Шәһәребез өчен әһәмиятле булган шушы һәм башка бик күп мәсьәләләр Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаровның Октябрьскийдагы эш сәфәре кысаларында тикшерелде. Аның программасында республиканың көнбатыш төбәгендәге сәнәгать һәм социаль объектларда булу, төзелеш эшләре барышы белән танышу каралган иде.
Андрей Геннадьевич белән килгән делегация исемлегенә республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре — Б. Беляев, Р. Моратов, М. Забелин, А. Шельдяев, А. Новиков һәм башкалар керде. Хөкүмәт вәкилләрен Октябрьский хакимияте башлыгы Алексей Шмелев һәм аның урынбасарлары озатып йөрде. Эш сәфәре кысаларында делегация нефть-газ промыселлары һәм пакер-якорлы җайланмалар җитештерүче «ОЗНА» заводы һәм «Пакер» фирмасында булып, биредәге эш тәртибе белән танышты. Әлеге предприятиеләрдә «сакчыл» җитештерү алымнары уңышлы кулланыла, моннан тыш хезмәт нәтиҗәлелеген үстерү буенча чаралар тормышка ашырыла. Бүгенге көндә «ОЗНА» заводының үз җайланмаларына яңарту сорала, бу продукция төрләрен арттыру һәм Русия, чит ил базарлары ихтыяҗларына ярашлылык өчен кирәк. Моңа бәйле, завод дәүләт программаларында катнашуга гаризалар юллаган.
Шәһәребезнең иң уңышлы эшләп килүче предприятиеләренең берсе булган «Пакер» фирмасы җитәкчелеге белән очрашу барышында Андрей Назаров һәм Рөстәм Моратов предприятиенең яңа сәүдә юнәлешләренә чыгуына һәм тагы да югарырак үсешкә омтылуына булышлык итәргә әзерлеген белдерде.
Сәфәрнең чираттагы тукталышы — яңартылып төзелүче амбулатор онкологик ярдәм үзәге. Октябрьский һәм якын-тирәдәге төбәкләр өчен мөһим объектның 2020 елда файдалануга тапшырылуы планлаштырыла. Бу уңайдан 1нче дәваханә нигезендәге үзәк төзелешенә бәйле мәсьәләләр, дәвалану урыннары тәэминаты, заманча хезмәтләр күрсәтү мөмкинлекләре турында фикер алышулар булды...



Лилия ГАБИТОВА
Автор фотолары
Читайте нас: