Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
3 декабрь 2019, 17:21

«Октябрьскийның яхшы мөмкинлекләре бар», — дип билгеләде БР Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров

БР Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаровның Октябрьскийга сәфәреннән соң шәһәрнең социаль-икътисадый үсеше мәсьәләләре буенча йомгаклау киңәшмәсе узды. Анда биләмәнең инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыру, эшкуарлыкка булышу һәм административ киртәләрне киметү турында сүз барды.

БР Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаровның Октябрьскийга сәфәреннән соң шәһәрнең социаль-икътисадый үсеше мәсьәләләре буенча йомгаклау киңәшмәсе узды. Анда биләмәнең инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыру, эшкуарлыкка булышу һәм административ киртәләрне киметү турында сүз барды.
1нче шәһәр дәваханәсе нигезендәге онкологик ярдәм күрсәтү үзәгеннән Андрей Назаров республика министрлыклары һәм тармаклары вәкилләре, шәһәр хакимияте җитәкчелеге озатуында Боз сараеның төзелеш мәйданчыгына юлланды. Хакимият башлыгы Алексей Шмелев объектның төзелеш барышы белән таныштырды.
БР Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасарының эш сәфәренең киләсе тукталышы — Ю. Гагарин исемендәге парк. Мәгълүм булуынча, биредә быел күләмле төзекләндерү эшләре башкарылды. Җәйге-көзге чорда парк биләмәсендә тротуарлар ремонтланды, бордюрлар, эскәмияләр, чүп савытлары, ут яктырткычлар яңартылды, яңа капкалар куелды. Шулай ук парктагы инешнең яры гранит плитәләр белән тышланды, койма белән киртәләнде. Кунаклар яңартылган җәмәгать биләмәсенә зур бәя бирде. Алар парк биләмәсендә урнашкан музыка колледжында да булды. Шәһәребезнең мәдәни-тарихи мирас объектлары исемлегенә кергән бина узган гасырның 50нче еллар башында ук төзелгән һәм бүгенге көндә ремонт таләп итә. Республика һәм шәһәр җитәкчелеге мәдәни мирас объектларын ремонтлау һәм бу эшнең финанслау үзенчәлекләре турында сөйләште.
Шәһәрнең сәнәгать һәм социаль объектларында булып, төзелеш эшләре барышы белән танышканнан соң Андрей Геннадьевич шәһәрне социаль-икътисадый үстерү мәсьәләләре буенча киңәйтелгән киңәшмә үткәрде. Киң мәгълүмат чараларына әңгәмәсендә БР Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары шәһәрнең көч-куәте яхшы булуын билгеләде. «Октябрьскийда аягында нык басып торучы, сыйфаты һәм ихтыяҗ булган продукция чыгаручы предприятиеләр бар. Җитештерү күләмнәре артсын өчен үзебезнең урындагы инвесторга булышлык итәчәкбез. Республика Хөкүмәте әзерләгән чаралар нәтиҗәдә сәнәгать үстерүнең көчле кораллары булырга тиеш», — диде ул. А. Назаров шулай ук социаль мәсьәләләрне чишүдә дә Хөкүмәт ярдәм итәчәген белдерде. Үсеп килүче шәһәргә боз сарае һәм яңа бассейн кирәк булуын билгеләде. Республика вәкиле Ю. Гагарин исемендәге паркка җан җылысы салынган дип, төзекләндерү эшләрен югары бәһалады һәм мондый парклар республикада күбрәк булуын теләде.
Гомумән, шәһәр республика кунакларында уңай тәэсир калдырды. А. Назаров эш сәфәре нәтиҗәләре буенча шәһәр җитәкчелегенә күрсәтмәләр һәм тәкъдимнәр җиткерде. Алар киләчәктә эшкә алынып, хәл ителер дип өметләнәбез.

Алсу ФАЗЛЕТДИНОВА
Автор фотолары


Читайте нас: