Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
25 ноябрь 2019, 18:16

Назлы һәм сөйкемле итеп Әни күзләре бага...

Әни — җир йөзендәге иң газиз, иң кадерле кеше, чөнки ул сиңа тормыш бүләк иткән, җыр көйләп бишектә тибрәткән, беренче елмаюыңны күреп куанган, туган телне өйрәткән, халык моңын күңелеңә сеңдергән.

Әни — җир йөзендәге иң газиз, иң кадерле кеше, чөнки ул сиңа тормыш бүләк иткән, җыр көйләп бишектә тибрәткән, беренче елмаюыңны күреп куанган, туган телне өйрәткән, халык моңын күңелеңә сеңдергән.
Әниләрнең безгә кылган изгелеген санап та, аларга булган рәхмәтебезне әйтеп тә бетерерлек түгел...
Музыка колледжындагы Аналар көненә багышланган бәйрәм концерты — иң якын кешеләребезгә ихлас яратуыбызны һәм хөрмәтебезне тагын бер тапкыр белдерү чарасы буларак күзалланды.
Кунаклар тәүдә фойеда оештырылган фотокүргәзмәне карады, «Осталар шәһәре» берләшмәсенең кул эшләнмәләре белән танышты. Бәйрәмнең төп чаралары хакимият башлыгының беренче урынбасары Михаил Алексеевич Черкашневның тәбрикләүләреннән башлангыч алды. Арытаба бүләкләү тантанасы үтте. Караучысыз калган балаларны тәрбиягә алган, аларга бар назын-мәрхәмәтен биргән Татьяна Габидуллина һәм Анна Холкина; Бөтенрусия инвалидлар җәмгыятенең Октябрьский бүлеге тормышына актив өлеш керткән, үзләре дә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләгән Елена Вәлиәхмәтова, Филия Газизуллина һәм Линиза Хәсәншина; аналык вазыйфаларын хезмәт һәм жәмәгать эшчәнлеге белән беррәттән лаеклы башкарган хакимиятнең опека һәм попечительлек бүлеге начальнигы Ольга Габдуллина, ашыгыч медицина ярдәменең сыйфат хезмәте табиб-методисты Ирина Ермолаева, табиб-кардиолог Руфина Мәмбәтова, 2нче хастаханәнең шәфкать туташы Ирина Мөхәмәдиярова, 4нче спорт мәктәбе директоры Наталия Соболева, 18нче «Сәламәтлек» балалар бакчасы мөдире Наталья Шишкова, 1нче балалар сәнгать мәктәбенең хор җыры укытучысы Әлфия Юмашева һәм хатын-кызлар авырулары бүлегенең өлкән шәфкать туташы Айгөл Юнысова; дөньяга мәхәббәт, игелек таратучы, көчле ихтыярга ия Ольга Иванова иң олы рәхмәт һәм ихтирамга, һәм дә югары бүләкләргә лаек булдылар.
Ә инде иҗат коллективлары һәм башкаручылар әниләребез хөрмәтенә матур концерт әзерләгән иде. Туган телләрдә яңгыраган җыр-моңнар, дәртле биюләр күңелләрне тагы да күтәреп, бәйрәмгә ямь-бизәк өстәде.

Читайте нас: