Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
25 ноябрь 2019, 18:20

Иң бөек исем — ана Иң якын исем — бала

Җил-давылдан саклап үстергәнсеңБиш малаең, җиде кызыңны.Төннәр буе бишек тибрәткәнсеңКерфек какмый, йоммый күзеңне.

Газиз әнкәйгә
Җил-давылдан саклап үстергәнсең
Биш малаең, җиде кызыңны.
Төннәр буе бишек тибрәткәнсең
Керфек какмый, йоммый күзеңне.
Ходай биргән сиңа сабырлыклар,
Йөрәкнең дә кайнар, олысын.
Барыбызга тигез бүлдең, әнкәй,
Күкрәк сөтең, күңел җылысын.
Канатыбыз бераз ныгый төшкәч,
Очып киттек төрле якларга.
Вакыт юклыгына сылтадык та,
Язалмадык сәлам хатлары да.
Бушап калды инде җылы өең,
«Ял»га чыкты бәллү-бишек тә.
Моңсу күзкәйләрең төбәлгәндер
Урам тәрәзәсе, ишеккә.
Мәңге яшә әле, газиз әнкәй,
Безнең шатлыкларга сөенеп.
Җыелырбыз беркөн яннарыңа,
Җылы кочагыңа сыенып.



Әнкәй, бәгърем
Яшьли ятим калып, ялгыз үстем,
Язмыш шулай язган, күрәсең.
Әнкәй, бәгърем, төнлә төшләремдә
Сагынам сине, килә күрәсем.
Әнкәй, бәгърем, оныта алмам инде
Гомерем бетеп, гүргә кергәнче,
Бер минутка гына кайтсаң иде,
Нурлы йөзләреңне күрсәмче.
Һич онытмыйм уйчан күзләреңне,
Бишек җырың чыкмый йөрәктән.
Изге теләк теләп юлларыма
Син дәшәсең кебек ерактан.

Т. Идрисов


Ана йөрәге — батыр
Кызларым-кияүләрем,
Оныкларым-гөлләрем!
Сезнең белән сизелми дә
Үткәне гомерләрнең.
Санаган саен саныйсы
Килеп тора елларны,
Унике йөрәкле булып
Сөям сез — балаларны.
Оныклар күбәйсәләр дә
Йөрәк саннары артыр!
Барыгызны тигез күрер
Ана йөрәге — батыр!
Н. Вәлиәхмәтова
Әниемнең җылы кочагы
Көннәрнең озын чагында
Тудың дөньяга балам.
Гел уң булсын,
Гел мул булсын
Киләчәк юлларың диеп,
Изге догада калам.
Шулай кочагыңа алып
Сөйдең мине әнием.
Күңелеңдә гел яз булсын! —
Дидең миңа әнием.
Теләгең кабул булгандыр,
Күңелемдә яз тулы.
Язлар җитсә ике күзем
Күзәтә кошлар юлын.
Еллар үтеп сулар акты,
Хәзер шул назлы чакны,
Оҗмах ләззәтләренә тиң,
Әнкәй, синең кочакны.
Их, гел кайтарасы иде
Урап килгән яз саен.
Яңарган язда гынамы,
Көн саен, сәгать саен
Булмый икән,
Күңелемдә өметле язлар тулы,
Йөрәгемдә синең өчен
Җуелмас назлар тулы.
Алларымда олы тормыш,
Юлларым — гел барасы.
Барган саен максатымның
Якыная арасы.
Алларымда олы тормыш,
Уйларым гел юлларда.
Их, бер генә вакыт табып
Бала чакны юлларга!..
Яннарыңа барыр идем
Яз кояшларын алып.
Теләгемә синең өчен
Озын гомерләр алып.
Иң бөек исем ана —
пәйгамбәрләрдән кала
Иң бөек исем — ана
Иң якын исем — бала.
Ана! — ди-ди йөрәк тибә,
Балам, — ди-ди кан тама.
Тудырган да син ана,
Туйдырган да син ана.
Гомеренә яп-якты нур
Койдырган да шул ана.
Иркәләгән дә ана,
Җилкәләгән дә ана.
Тайгак юллы упкыннарны
Киртәләгән дә ана.
Сагынган да шул ана,
Табынган да шул ана.
Балам! — ди-ди сарыларга
Сабышкан да шул ана.
И, бала, бала, бала,
Анаң өчен ни эшләдең?..
Юк микән анда яра,
Башыңа салып кара!
Алар өчен эшләдекме
Тиешленең барсын да?
Без мәңгегә бурычлыбыз
Изге ана каршында,
Эшләгән изгелегеңне
Учыңа салып сана!

Р. Сабирова


Аналар көне
Күзләреңдә өмет чаткылары
Балкый синең көләч йөзеңдә.
Узган гомер анда чагылмавы
Яшәвеңдә бәлки ямь бирә.
Күп кайгылар белән гомер уза,
Авыр чаклар анда күберәк.
Авырлыклар узгач үзе байлык,
Матур булсын шуңа киләчәк.
Кайгырмыйк гомер тиз узганга,
Тиз уза ул яхшы булганда.
Яхшы тормыш телик балаларга,
Куандырсын оныклар алда.
Ана булу — үзе олы бәхет
Синең өчен ул икеләтә.
Оныкларың сине хөрмәт итә,
Бәйрәм хисен той син гомергә.


Әниләрнең җылы карашы
Әниләрнең җылы карашы
Гомер буе күңел түрендә.
Безгә күчә аның дәвамы
Алда тормыш дәвам иткәндә.
Безгә алмаш балалар үсә,
Сөенәбез оныклар үскәнгә.
Бу тормышның бөтен яме дә
Җылы караш белән үткәнгә.
Кеше кунак кына бу җирдә,
Эз калдырган киткәч үзенә.
Әниләргә бәйле бу тормыш,
Гомер биргән аңа яшәргә.
Изге эшләр тормыш юлында
Бәйле нинди тәрбия алганга.
Әниләргә шуңа зур хөрмәт
Күз алдында безнең саклана.

Т. Хәбиров


***
Иске йортта үткән балачагым
Күзен кысып тора почмактан...
Ничә еллар элек шушы йортта
Самавырлар, дуслар, чожлаган.
Мич янында басып тора кебек...
Әнкәемнең якты шәүләсе.
Ә янында яшьли китеп барган,
Сеңелемнең матур гәүдәсе...
Барысы да монда, барысы да
Урынында тора, дусларым.
Әнкәемнән калган сандыгына
Сузылдылар минем кулларым...
Исләремә кинәт килеп төште
Мичтән чыккан коймак исләре...
Төсе белән йортым үзгәрсә дә,
Үзгәрешсез калды хисләрем...

Л. САБИТОВА.


Кемнең бурычы
Йорт салса, агач утыртса
Һәм малай да үстерсә.
Бәхетле санала ирләр —
Болар кулыннан килсә.
Йорт салу — уен эш түгел,
Таләп итә сабырлык,
Ә кем җан җылысы өрә,
Тудыра уңайлылык?
Утырткан агач үсәрме,
Әгәр сулар сипмәсәң?
Ә малаең кемгә охшар,
Син тәрбияләмәсәң?
Ир җиңел караса эшкә —
Бу — иң, иң аянычы.
Безнең хатын-кызлар бит ул,
Гаиләнең таянычы.

А. МИҢЛЕГАЛИНА.

Читайте нас: