«Иң кадерле газиз кешем бит син,
Җанга дәва әйткән сүзләрең»...
Әлеге юллар талантлы яшь шәһәрдәшебез, музыкант, төрле дәрәҗәдәге җыр бәйгеләре лауреаты Марат Әхмәдиевның әнисенә багышланган җырыннан. Аналар көне уңаеннан бүген без сезне аның иң якын кешеләре — өч ул тәрбияләп үстергән әнисе Тәзкирә Ваккас кызы һәм тормыш иптәше, яшь ана Роксана Әхмәдиева белән таныштырабыз.
Мулла авылы кызы Тәзкирә ишле гаиләдә туып-үсә. Кызганычка, әтиләре бик иртә вафат була. «Әниебез 35 яшендә биш баласын кочаклап тол калды. Бу вакытта кече энебезгә тугыз ай гына иде. Газизебез ялгызы өч кыз һәм ике малайны аякка бастырды», — дип искә ала әңгәмәдәшем. Әниләренә ничек тә ярдәм итү теләге белән җәйге каникулларда Тәзкирә апасы белән балалар бакчасында «нянечка» булып та эшләп ала. Бала җанлы, үз хезмәтенә җаваплы караган кызыкайга биредә эшкә калырга да тәкъдим итәләр. Ә ул укуын дәвам итәргә карар итә. 10нчы сыйныфны тәмамлаганда шәһәрнең технологик транспорт идарәсенә диспетчер булып урнаша, читтән торып автотранспорт техникумын тәмамлый. Булачак тормыш иптәшен дә эш урынында очрата Тәзкирә. Идарәдә транспорт колоннасын җитәкләгән Өязетамак авылы егете Әхәт аның күңелен яулап ала. Яшьләр 1978 елны гаилә корып җибәрә, мәхәббәт җимеше булып уллары Илдар, Азат һәм Марат туа.
Балалар тәрбияләгәндә бер сүздә булу мөһим
— Тәзкирә ханым, өч ул тәрбияләү авыр булмадымы?
— Төрле чаклар булгандыр инде, әмма вакыт сизелми дә узып китте. Шөкер, улларыбыз тәртипле, ярдәмчел, эшсөючән булып үсте. Ир балалар өчен әти кеше тәрбиясе, аның абруйлылыгы мөһим. Әтиләре аларга гел үрнәк булды. Теге яки бу мәсьәлә туганда үзем дә «әтиегез белән киңәшләшегез, әтиегез нәрсә әйтер» дип һәрчак искәртә идем. Тәрбия эшендә иптәшем белән бер сүздә, бер юнәлештә булдык. Барлык эшләргә дә өйрәтеп, нәрсәнең яхшы, нәрсәнең яман икәнен аңлатып үстерергә тырыштык.
— Хәзер балаларыгызның тормышлары ничек?
— Өчесе дә югары белем алды, эшләп йөриләр. Һәрберсенең үз гаиләсе бар, оныкларга сөенеп яшибез. Зур тормышка чыгарганда һәрберсенә кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырыштык. Яшь гаилә алдына иң беренчеләрдән торыр урын булдыру мәсьәләсе баса. Үзебезнең баштан да узды бу хәлләр. Ул заманда вакытлыча яшәп торыр өчен фатирлар да юк исәбендә иде. Безгә җиргә казып ясалган бер йортны «снимать» итәргә туры килде. Ул «землянка»да интегеп яшәүләр әле дә онытылмый. Шуңа күрә балаларның үз куышлары булсын, кеше өстендә торып интекмәсен дип, өчесенә дә фатир алып бирергә тырыштык. Яшьләргә игелеген күреп, рәхәтләнеп яшәргә дә яшәргә, безнең кебек утын, су кертергә дип борчыласы юк. Илдар гаиләсе белән Уфада яши, Азат белән Марат Октябрьскийда урнашты. Зурысы һәм уртанчысы җитәкче вазыйфаларда эшли, кече улыбыз — иҗат кешесе, тормыш иптәше Роксана да җырлый, шәһәрдә үтүче төрле мәдәни чараларда бергә катнашалар, үзләре дә бәйрәм, кичәләр оештыра.
— Маратның җыр-моңга булган сәләтен кайчан күреп алдыгыз? Нәселегездә, гаиләгездә җыр-моңга гашыйк кешеләр бармы?
— Тормыш иптәшемнең әтисе авылда оста гармунчы булган, Әхәт үзе дә матур җырлый. Марат та әтисенә кушылып бәләкәйдән җырлый башлады. Алты яшендә музыка мәктәбенә алып бардык. Бер елдан аны Галия Закир кызы Мусина күреп калып, үзенә алды. Маратның сәләтен ул ачты. Улыбыз остазы белән әле дә аралаша, аны яратып «икенче әнием» дип атый. Музыка колледжының педпрактика бүлегендә Марат белән ул чактагы студентлар Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллиннар да шөгыльләнде. Алар укытучылары белән бергә баланы дөрес итеп җырларга өйрәтте, төрле бәйгеләргә әзерләде. 9нчы сыйныфны тәмамлагач, Марат музыка колледжына инде студент буларак укырга керде. Арытаба Казанда мәдәният институтын тәмамлады, җырчы Венера Ганиева җитәкләгән бүлектә укыды.
Килен-кайнана мөгамәләсе
— Тәзкирә ханым, киленнәрегез белән мөнәсәбәт ничек?
— Үз кызларым кебек якын күрәм, бик җылы мөнәсәбәттәбез. Алар тырыш, һәрвакыт ярдәм итәргә әзер, «әни» дип өзелеп тора.
— Килен-кайнананың килешеп, тату яшәү сере нидә?
— Яшь кешенең җитешмәгән ягы да була, күрмәмешкә салышасың инде. Күрсәң, аңа кыен булмасын өчен ипләп кенә киңәш бирәсең. Шөкер, сүзгә килешкән булмады. Киленнәр үзара да бик дуслар. Алар тату булгач, безгә дә рәхәт. Менә әле кече киленем Роксана янымда.
— Роксана, сез бу турыда ни уйлыйсыз?
— Мин яңа зур гаиләгә килеп эләктем. Монда кайнана гына түгел, ә бөтен гаилә белән дус-тату яшәргә кирәк. Минемчә, һәр гаиләнең үз шәхси киңлеге булырга тиеш, яхшы мөгамәләдә булу өчен аны бозмаска кирәк. Әти-әниләр безнең шәхси чикләргә хөрмәт белән карый, тормышыбызга кысылмый. Кирәк чакта акыллы киңәшләрен бирә, гел ярдәм итеп торалар.
— Тәзкирә апа, булачак киленегез белән кайчан таныштыгыз?
— Улым Роксананы 55 яшьлек юбилеема алып килеп, таныштырды. Кеше күп булгач, уңайсыз булыр дип аның өчен бик хафаландым. Марат исә «әни, борчылма, бер уңайдан бар туганнар белән танышыр», дип тынычландырды. Табынга килеп керү белән ошады ул безгә. Ачык күңелле, тәртипле итеп күрсәтте үзен.
— Роксана, сез ул вакытта нинди хисләр кичердегез?
— Маратның абыйлары, аларның гаиләләре белән моңа кадәр дә танышып, аралашкан булсак та, әти-әни белән «рәсми» танышуга барганда бик дулкынландым. Бәхеткә, барысы да яхшы үтте, мине бик җылы кабул иттеләр. Өч ел очрашып йөргәч, 2015 елны кавыштык, бер-бер артлы ике кызыбыз туды.
— Заманча әти-әни буларак, сезнең гаиләнең бала тәрбияләү серләрен ишетәсе килә.
— Тормыш иптәшем иҗат эшеннән тыш сәүдә өлкәсендә дә көч сала. Шуңа күрә бала карау, тәрбияләү күпчелек минем өстә. Әмма бөтен булган буш вакытын ул гаиләгә, балаларга багышларга тырыша. Әти кеше кызларга карата йомшаграк булса, мин җитдирәк, таләпчәнрәк. Бала тәрбияләгәндә аның шәхес булуын истә тотарга кирәк. Аралашкан вакытта фикерен, хисләрен һәм эмоцияләрен игътибарсыз калдырырга ярамый. Бәләкәйдән үк кызларны уй-фикерләрен сөйләргә өйрәтәбез, кызыксынуларын яклыйбыз. Алар икесе дә ачык, ягымлы, аралашырга ярата, балалар бакчасына теләп йөриләр. Өйгә кунаклар килсә, я үзебез барсак, алар өчен бәйрәм. Зурысы Ариана актив, зирәк, белемгә омтылучан кыз. Ике яшьтә инглиз телендә төсләрне, хәрефләрне аера, унга кадәр санарга белә иде. Ул шулай ук җырларга, биергә дә ярата, әле аның кызыксынуларына туры килерлек түгәрәкләр эзлибез. Сабрина йомшак күңелле, игътибарлы. Ул да апасыннан артта калмый, бергәләп җырлыйлар, бииләр, кич безгә «концерт» күрсәтәләр. Икенче баланы тәрбияләү җиңелрәк, чөнки ул күп нәрсәне апасыннан күреп өйрәнә, аның үрнәгендә тәрбияләнеп үсә. Сабыйларны үстерүдә ике яклап әти-әниләр бик булыша. Ирем белән икебезгә ниндидер чарага барырга кирәк булса, балаларны аларга ышанып калдырабыз.
— Кызларыгызны киләчәктә сәхнәдә күрәсезме?
— Иҗат өлкәсен сайласалар, бер дә каршы килмәячәкбез. Бу күңелле, кызыклы вакыйгаларга бай тормыш. Иҗат кешесе һәрвакыт эзләнә, алга таба бара. Үз чиратыбызда, безнең иҗади кызыксынуларны яклаган, һәрвакыт теләктәшлек күрсәткән ата-аналарыбызга рәхмәтлебез. Иҗат белән шөгыльләнгән баланың ата-анасы булу — ул зур хезмәт, күп көч һәм түземлек таләп итә. Мондый бала концертларда, бәйгеләрдә еш катнаша. Ул чараларның кайчан булуын истә тотарга, баланы алып барырга, алып кайтырга, киемнәрен әзерләргә, ашатырга кирәк. Сәхнә артыннан бу хезмәтләр берсе дә күренми. Без чыгыш ясыйбыз, безгә кул чабалар, барысы да мактый, әмма бу уңышлар артында ата-аналарның да тырыш хезмәте ятуын онытырга ярамый.
— Гаиләгездә кем баш, соңгы сүзне кайсыгыз әйтә?
— Безнең гаиләдә «мин баш, син баш» дигән сүз юк. Без һәр мәсьәләне үзара килешеп, киңәшләшеп хәл итәргә тырышабыз. Гаиләдә иң мөһиме мәхәббәт булырга тиеш.
— Яшь гаиләнең гореф-гадәтләре бармы?
— Бездә бер матур гадәт бар: ял көннәрендә иптәшемнең бертуганнары белән әти-әниләр янына бер зур гаилә булып җыелабыз. Әни тәмле бәлешләре, токмачлы ашлары белән сыйлый, рәхәтләнеп аралашабыз, ял итәбез.
— Әңгәмәбез Әниләр бәйрәме алдыннан үткәрелде. Сезнең теләкләрегез...
Роксана: Бөтен әниләргә сәламәтлек, бәхетле тормыш, гаилә иминлеге телим.
Тәзкирә апа: Гаиләдә татулык яшәсен, балалар бәхетле булсын. Тормышта бер-береңне аңлау, юл куя белү мөһим.
— Әнгәмәгез өчен рәхмәт. Бәйрәм белән сезне!
... Аралашкан вакытта Тәзкирә апаның татар хатын-кызларына хас сабырлыгы, тыйнаклыгы, мөлаемлыгы, киң күңеллелеге сокландырды. Роксана исә үткерлеге, акыллылыгы, яшь булуына карамастан, тормыш зирәклеге белән җәлеп итте. Әңгәмә ахырында бүлмәгә гаилә башлыгы Әхәт абый да килеп керде. Очрашуыбызның сәбәбен белгәч, Әхәт абый хатынының тормышта ышанычлы тыл, ныклы терәк булуын белдерде. «Сабыр, акыллы хатын, искиткеч әни, хәстәрлекле дәү әни, кунакчыл, оста хуҗабикә, эшендә дә һәрвакыт мактаулы булды. Яшьләр белән тиз уртак тел таба, олыны — олы, кечене кече итә белә. Аның тискәре якларын белмим дә. Үземне бик бәхетле кеше дип саныйм, өемә һәрвакыт шатланып кайтам», — ди ул аның турында. Бу чын күңелдән әйтелгән сүзләрдә Әхәт абыйның тормыш иптәшенә, гаиләсенә карата зур хөрмәт хисе чагыла.
Әйткәндәй, 26 ноябрьдә Тәзкирә апаның туган көне. Яраткан әниләренә балалары да җылы теләкләрен юллый: «Кадерлебез, безне тәрбияләп үстергәнең, олы тормыш юлына чыгарга ярдәм иткәнең, төпле киңәшләрең, җылы сүзләрең өчен өчен рәхмәт сиңа! Тагы да озак еллар сәламәтлектә, җан тынычлыгында, әти белән пар канатлы булып, балалар, оныклар куанычына төренеп, безне шатландырып яшә». Шушы матур теләкләргә кушылып, без дә киләсе көннәрегез сезгә бары куанычлар, шатлыклар гына алып килсен дибез.
Алсу ФАЗЛЕТДИНОВА
Фотолар шәхси архивтан