Туган як
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
25 ноябрь 2019, 18:17

Балалар әти-әниле булсын

Аналар көне уңаеннан «Гаилә» социаль-мәдәни үзәк хезмәткәрләре шәһәр хакимиятенең опека һәм попечительлек бүлеге белән берлектә тәрбиягә бала алган ата-аналарны хөрмәтләү тантанасы оештырды.

Бу дөньяда нинди генә ата-аналар юк. Берәүләр баласы өчен өзелеп торса, икенчеләре сабыйларын дөньяга килгәч тә язмыш сынауларына дучар итә. Арабызда үз балалары янына чит сабыйларны сыендырган, бөтен баланы да тигез назлаган, күркәм тәрбия биргән ата-аналар да бар. Нәкъ алар Никахлашу сараенда узган тантананың сәбәпчесе булды.
Тантананы шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары Октябрь Латыйпов ачып, бүгенге бәйрәм әниләрне искә алырга, аларга хөрмәтебезне күрсәтергә, мәхәббәтебезне аңлатырга өстәмә мөмкинлек булуын билгеләде. Төрле сәбәпләр аркасында ата-ана назыннан мәхрүм ителгән балаларны үз гаиләсенә сыендырып, аларга йөрәк җылысы биргән, кайгырту белән чорнап алган киң күңелле, олы йөрәкле ата-аналарга ихлас рәхмәт сүзләре җиткерелде. Октябрь Рәис улы опекун, патронат һәм баланы тәрбиягә алган гаиләләр арасында оештырылган республика конкурсының муниципаль этабында җиңү яулаган гаиләләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырды. Моннан тыш, биш ата-ана тәрбиягә бала алучы гаилә таныклыгын алды.
Чарада катнашкан ата-аналарга ихлас тәбрикләү сүзләре белән опека һәм попечительлек бүлегенең баш белгече Людмила Фискалова мөрәҗәгать итте. Авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен җаваплылык алган шәһәрдәшләрнең игелеклелеге һәм ярдәмчеллеге соклануга лаек, дип белдерде ул һәм аларга бүлекнең Рәхмәт хатларын тапшырды. Һәр ата-анага карата бик матур, җылы сүзләр әйтелде. Ул шулай ук баланы тәрбиягә алган гаиләләргә хәйрия ярдәме күрсәткән иганәчеләрне дә билгеләде. Чараны оештыруда ярдәм иткән «Гаилә» социаль-мәдәни үзәгенә дә Рәхмәт хаты бирелде.
«Смайл» вокал студиясе, «Звонкие голоса» ансамбле, Ксения Габидуллина чыгышлары бәйрәмне тагын да бизәде.
Чарада катнашкан киң күңелле әниләрнең берсе Юлия Андреева белән аралашу мөмкинлеге тиде.
— Мин ике балалы гаиләдә тәрбияләнеп үстем, әмма һәрвакыт үземнең күп балалы гаиләм булуы турында хыялландым. Үзебезнең ике балабыз туды, алар янына башта бер кызны тәрбиягә алдык. Ул инде үсеп буй җиткерде. Быел гаиләбездә тагын бер кызыбыз барлыкка килде. Без моны беркемнән дә яшермәдек. Чөнки бу артык гайре табигый хәл түгел, башкалар да алсын, курыкмасын дип сөйлим. Әлбәттә, авырлыклар да була. Әмма балаларны ярату, кайгыртучанлык, бөтен киртәләрне дә җиңеп чыгарга сәләтле, — дип үз тәҗрибәсе белән уртаклашты ул.
Әлеге очрашуның истәлеге итеп, чара ахырында ата-аналар бергәләп фотога төште.



Алсу ФАЗЛЕТДИНОВА
Автор фотосы
Читайте нас: