Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
20 ноябрь 2019, 17:40

Яшәргә беркайчан да «иртә» түгел

Октябрьскийда «ашыгып туган» балаларны хөрмәтләделәр

17 ноябрьдә Халыкара җитлекми туган балалар көне билгеләнде. Бу дата мондый балаларның проблемаларына җәмәгатьче- лекнең игътибарын җәлеп итү өчен булдырылган.
Шәһәребездә шушы көнгә багышланган чара икенче ел рәттән уздырыла. Быел ул перинаталь үзәктә үтте. Анда «ашыгып туган» балалар үстерүче гаиләләр, тиздән сабыйларын алып кайтырга әзерләнүче парлар чакырулы иде.
Статистика мәгълүматлары буенча дөньяда ел саен 15 миллионга якын бала вакытыннан алда дөньяга килә. Уртача ул һәрбер унынчы сабый. Перинаталь үзәктә былтыр туган 1946 баланың 94е җитлекмәгән. Быел 62 сабый «ашыгып туган».
Чарага җыелучыларны 1нче дәваханәнең баш табиб урынбасары Людмила Василевская сәламләде.
— 2015 елның 27 августында без иске бала тудыру йортыннан яхшы матди-техник базалы яңа бала тудыру йортына күчтек. Биредә эшләве үзе рәхәт. Дүрт елдан артык вакыт эчендә яңа бинада алты меңгә якын сабый туды. Перинаталь үзәк коллективы һәм хатын-кызлар консультациясе табиблары бала үз вакытында тусын өчен кулдан килгән барысын да эшли. Әмма кайбер очракларда сабыйлар алдан туа. Моның сәбәпләре төрле, без алар өстендә эшлибез. Мондый балаларны тергезү сабырлык, җаваплылык, махсус белем һәм күнекмәләр таләп итә. Сабыйның уңышлы үсеше — ата-ананың зур хезмәте. Аларга тазалык, оптимистлык телим. Бала тудыру йортының диварында «Бәхет монда туа» дигән сүзләр язылган һәм бу чыннан да шулай. Без, табиблар, сезгә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер, — диде ул.
Перинаталь үзәкнең яңа туган балалар бүлеге мөдире Елена Козина үз чыгышында вакытыннан алдан бала табу сәбәпләре һәм аны кисәтүгә тукталды.
— Бала туу — һәр гаиләнең тормышында мөһим вакыйга. Булачак ата-аналар йөклелекне планлаштырып, кирәкле анализлар тапшырырга, туклануны күзәтүдә тотарга, табибка даими дәвештә күренергә, начар гадәтләрдән баш тартып, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тиеш. Әмма кайвакыт, барлык тырышлыкларга карамастан, планлаштырылган йөклелек уңайсыз уза һәм сабый дөньяга туарга ашыга. Моның сәбәпләре күп. Гадәттә, алар ананың яшенә (18дән кече һәм 40тан югары булуы), начар сәламәтлек, йөклелекнең катлаулы узуы һәм баланың ана карынындагы үсеш үзенчәлекләренә бәйле. Шулай ук начар гадәтләр, артык физик йөкләнеш һәм талчыгу, начар туклану, стресс, гаиләдәге авырлыклар, табибларга вакытында мөрәҗәгать итмәү начар йогынты ясый. Җитлекмәгән бала туу — ата-аналар өчен зур сынау. Сыйфатлы медицина озатуы һәм якыннарның кайгыртучанлыгы сабыйның тизрәк тернәкләнүен һәм арытаба уңышлы үсешен тәэмин итәргә мөмкин. «Ашыгып туганнар» зур игътибарга, ата-ана һәм табиблар ярдәменә мохтаҗ. Сәламәтлек үзенчәлеге буенча алар тискәре факторларга дучар була. Әмма ата-ананың кайгыртучанлыгы, игътибары бөтен авырлыкларны җиңәргә сәләтле. Акрынлап җитлекми туган бала яшьтәшләрен куып җитә, — дип билгеләде Елена Валерьевна.
Арытаба сүзне ата-аналарга бирделәр. 1200, 1500 грамм булган 28, 33 атналык нарасыйлар тапкан әниләр үзләренең бала табу тарихы, җитлекми туган баланы тернәкләндерү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Атналар буе реанимациядә яту, үпкәне ясалма сулыш алдыру аппаратына тоташтыру, беренче диагнозларны ишетү, куркулар, күпсанлы сораулар: баланы ничек аякка бастырырга, ничек зарар китермичә ярдәм итәргә һ. б. — бу этаплар аша аларның һәрберсе үткән. Вакыт узу белән «ашыгып туганнар»ның яшьтәшләре белән тигезләшүе, алар белән беррәттән үсешүен күрү шатлыкларын сүз белән әйтеп бетерерлек түгел. Моның артында нинди зур хезмәте ятуын ата-аналар үзләре генә белә.
Ахырда Людмила Ивановна чарада катнашканнарга рәхмәтләрен җиткерде, ата-аналарга һәм аларның сабыйларына тазалык һәм бәхетле тормыш теләде.


Фото ачык чыганаклардан
Читайте нас: