Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
20 ноябрь 2019, 17:42

Туганлык турында

Барча галәмнәргә рәхмәт йөзеннән җибәрелгән Пәйгамбәребез Мөхәммәднең туган ае — Мәүлид ае давәм итә. Шәһәребездә аның хөрмәтенә күпләп салаватлар әйтелә һәм бәйрәм чаралары үткәрелә; хәдисләр искә алына һәм аларны бөртекләп өйрәнү дәвам итә.

Барча галәмнәргә рәхмәт йөзеннән җибәрелгән Пәйгамбәребез Мөхәммәднең туган ае — Мәүлид ае давәм итә. Шәһәребездә аның хөрмәтенә күпләп салаватлар әйтелә һәм бәйрәм чаралары үткәрелә; хәдисләр искә алына һәм аларны бөртекләп өйрәнү дәвам итә.

Шушы араларда мөселман хатын-кызлар оешмасы «Сәлам»дә туганнар арасында булган мөнәсәбәтләргә арналган кичә узды. Нефть колледжы укытучысы Лия ханым Усмановна бик югары әһәмияткә ия булган бу темага чыгыш ясады.

Әйе, без бүгенге көндә барыбыз да тук, артык мохтаҗлык юк, өстебез бөтен, әмма бик бәхетле түгелбез, туганнар белән аралашу күзгә күренеп кими бара. Вакыт юк дип зарланабыз, ә телефоннан, телевизордан аерыла алмыйбыз.

Пәйгамбәребезнең хәдисләрендә туганлык араларын өзүнең нинди халәткә китергәне күрсәтелгән: гомерең кыскара, ризыгың кими, мөлкәтеңнең килер чыганагы тарая, ә инде туганнар белән очрашу шатлыгыннан мәхрүм булу турында язып та торасы юк! Туганнарның аралашуы кайгы-хәсрәт килгән очракка кайтып калды. Әйе, төрле хәлләр булырга мөмкин бу дөньяда, әмма ни булуга карамастан бәйләнешне өзәргә ярамый....

Пәйгамбәребез Мөхәммәд һәрдаим үзе барып сәхәбәләрнең хәлен белгән, яхшы сүзен, вакытын кызганмаган. Аның гомере буе үзенең сөт анасына һәм аннан калган туганнарына ярдәм итүе мәгълүм. Хәдисләрдән күренүенчә, туганлыкны кадерләп саклауның җимешләре бихисап: Аллаһының ярдәме, гөнаһлар гафу ителү, ризык арту, гомер озынаю, җәннәтләргә керү. Галимнәр әйтүенчә, кешеләрнең бер-берсенә җылы мөгамәләдә булуы бәхеткә ирештерә, кәефне күтәрә, күңелләрне көр итә. Без барыбыз да бүгенге көндә туып торган кызганыч хәлләргә шаһитбыз: яшьләр үз-үзенә кул сала яисә тиктомалга атышу була уку йортларында... Бу нәрсә соң? Куркыныч фаҗигаләр нилектән килеп чыга? Әлеге дә баягы бер сәбәп — үзен беркемгә дә кирәкми дип саный үсмер балалар. Апа-абыйларының, туганнарының җылы сүзен-карашын тоеп яшәсәләр, бу хәлләр килеп чыкмас та иде. Ни өчен бик авыр вакытларда да андый очраклар булмаган? Ач-ялангач, кияргә кием, ашарга ризык юк, әмма яшисе килгән бәндәнең, чөнки туганлыкның, тылсымлы көчен тоеп гомер иткән. Ярлылык хөкем сөрсә дә, күңелләре киң булган. Уйлап карагыз әле, элек авылда, без үскәндә чорда, Ак әби, ерак әби, кендек әби, күрше әби, зур апа, бәләкәй апа һәм башка атамалы якын кешеләр күп иде. Алар белән үсмер балалар җылы, ихлас мөнәсәбәттә иде. Ул заманда кешеләр җәяүләп йөреп хәл-әхвәл белешкән, бер-берсенә кирәклеген тойган. Менә шушылар җитми бүгенге адәм баласына. Ә бит хәзер нинди генә ысул юк хәлне белешергә!

Милләтебез гасырлар буе туганлыкны өзмичә, авыр сугыш елларында, каты ачлыкларда да исән-сау калган, бер-берсен ташламаган. Безнең татар халкындагы кебек, бер милләттә дә «ут күрше» дигән матур төшенчә юк. Нәрсәдән гыйбарәт соң бүгенге көндә кардәшлекне саклау? Нинди сыйфат билгели соң туганлыкның кадерен белү?

Туганлык саклый шул, нинди генә ыгы-зыгы килеп чыкса да туганнар арасында, хәтта аны танымасалар да, инкарь итсәләр дә, туган-тумачалары мөселман динендә булмасалар да, ул бәндә якыннарын игътибарсыз калдырмый, сабырлык күрсәтеп хәлләрен белешә, хәбәрләшеп тора. Чөнки Кыямәт көнне һәркем үзе өчен җавап бирә: изгелек кылып рәхимле булган рәхимлеккә дучар була, ә инде ваемсызлык, илтифатсызлык күрсәткәннең үз өлеше...

Пәйгамбәребез Мөхәммәд бер хәдисендә әйтә: «... Яхшылыкка яхшылык күрсәтү — ул әле туганнар каршындагы бурычыңны үтәү түгел. Бурычын үти

шул — кем араларны өзүгә карамастан, якыннарына карата яхшылык кылуны давәм итә».

Әйе, барыбыз да сизәбез, күрәбез,

бер тәүлек эчендә нинди генә хәлләр килеп чыкмый бу фани дөньяда. Ниндидер бәхәс, аңлашылмаучанлык бар икән туганнар арасында, аны төзәтергә ашыгыгыз, соңлап куймагыз. Хәзерге заман бик бай ул ысулларга, язып та торасы юк.

Аллаһы Тәгалә кушуы буенча туганлык вазыйфаларын үтәп, үзебезне һәм туганнарны да бәхетле итик, бу бит авыр түгел, әйеме?!

Гөлсем МАНСУРОВА,

«Сәлам» мөселман хатын-кызлар клубының оештыручысы.
Читайте нас: