Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
20 ноябрь 2019, 17:39

Кыш бабайның туган көнендә күңел ачтык

Ноябрь ахырында Яңа ел бәйрәменең төп каһарманы — Кыш бабай туган көнен билгели. Бу уңайдан «Геофизик» скверы каршындагы мәйданчыкта күңелле чара оештырылды.

Ноябрь ахырында Яңа ел бәйрәменең төп каһарманы — Кыш бабай туган көнен билгели. Бу уңайдан «Геофизик» скверы каршындагы мәйданчыкта күңелле чара оештырылды.
Җәмәгать биләмәсе агымдагы елда «Шәһәр мохите» проекты кысаларында төзекләндерелгән иде. Балалар өчен әзерләнгән бәйрәм барышында скверны ачу тантанасы да үтте.
Бүгенге көндә элеккеге парк биләмәсе сизелерлек дәрәҗәдә үзгәрде. Биредә җәяүлеләр һәм велосипедчылар сукмаклары, уен һәм спорт мәйданчыклары булдырылды, уңайлы эскәмияләр куелды. Бу шәһәрдәшләр һәм кунакларның мәдәни ял итү урынын тагы да күркәмрәк төскә кертте.
Бәйрәм кичәсендә скверда җылы яктылык бөркәүче түгәрәк фонарьлар урнаштырылды. Алар якынлашып килүче Яңа ел билгесе буларак күзалланды.
Балалар һәм аларның әти-әниләренә хакимият башлыгы урынбасары Ш. Фәррахов, «Бердәм Русия» партиясенең урындагы бүлегенең башкарма сәркатибе Ю. Функ сәламләү сүзләрен җиткерде. Шамил Гизәр улы кыш көнне скверда боз таучыгы эшләнәчәге турында белдерде. Үз чиратында шәһәрдәшләр төбәкне төзекләндерү, ял итү урыннары булдыру өчен җитәкчелеккә рәхмәтен җиткерде.
Иң күңелле мизгелләр дә якынлашты. Балалар Кыш бабай һәм Карсылуны ихлас шатланып каршылады. Бәйрәм тагы да ямьлерәк төс алды, җыр-биюләр, әйлән-бәйлән уйнаулар бу көнне тирә-якны яңгыратып торды. Нәниләр Кыш бабай алып килгән махсус почта тартмасына уй-хыяллары язылган хатларны да салды.

Читайте нас: