Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
20 ноябрь 2019, 17:35

Керемнәр чыгымнар белән һәрчак чагышсын!

«Бухгалтер» сүзе алманчадан «Китап белгече» дип тәрҗемә ителә, чөнки элек тауар-материаллар исемлеген һәм керем-чыгымны махсус китапка теркәгәннәр.

«Бухгалтер» сүзе алманчадан «Китап белгече» дип тәрҗемә ителә, чөнки элек тауар-материаллар исемлеген һәм керем-чыгымны махсус китапка теркәгәннәр.

Бу һөнәр Борынгы Индия чорыннан ук башлангыч ала. Безнең илдә бухгалтер белгечлеге Петр Беренче указы белән XVIII гасыр башында гамәлгә кертелгән. Елдан-ел хисапчы эшенә караш үзгәрә барган. Хәзерге заманда аңа ихтыяҗ зур, чөнки ул дөнья икътисадының иң мөһим өлеше булып тора.

Заман бухгалтеры — нинди ул, аның вазыйфаларына нәрсәләр керә? Киләчәктә дә бу һөнәргә ихтыяҗ булырмы? Шушы һәм башка сорауларга җавап табу ниятендә Октябрьский шәһәренең сәламәтлек саклау идарәсенең баш бухгалтеры — Гүзәл Бадамшина белән әңгәмәләшеп алдык.

— Гүзәл Рифмир кызы, һөнәргә килүегез тарихын ишетәсе килә.

— Бухгалтерия өлкәсендә күп еллар хезмәт куйган дәү әнием үрнәгендә, мәктәп чорыннан ук математика фәне, саннар дөньясы белән кызыксындым. Уфа финанс техникумын, БДУның икътисад факультетын тәмамладым. Юллама буенча Зилаер районында финанс бүлегендә эшләп алдым. Арытаба туган шәһәрем — Октябрьскийга кайттым. «Востокнефтестройматериалы» трестының автобазасына урнаштым. Ә инде 2000 елдан шәһәребезнең сәламәтлек саклау идарәсенең баш бухгалтеры вазыйфасын башкарам.

— Хезмәт бурычларыгызга нәрсәләр керә?

— Учреждениенең финанс «сәламәтлеге» — бухгалтериянең уңай эшчәнлеге күрсәткече. Моңа бәйле вазыйфаларым: бүлек эшен даими тикшерү, бухгалтерия һәм салым хисапнамәсен алып бару, ягулык, медикаментлар, азык-төлек тәэминаты, 2 меңгә якын хезмәткәрләргә эш хакының төгәл исәпләнүе өчен җавап бирү, тәэмин итүчеләр белән исәп-хисапны вакытында башкару һәм башкалар. Беренчел мәсьәләләр рәтендә шулай ук бюджет чараларының нәтиҗәле һәм нигезле файдалануын күзәтүдә тоту бурычы тора.

— Бухгалтер нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

— Зур күләмдәге мәгълүматны үзләштерү өчен тырыш, түзем, зирәк зиһенле булу кирәк. Саннар белән эшләгәндә аеруча нык игътибарлылык сорала. Бухгалтерның ялгышырга, гомумән, хакы юк. Чөнки кәгазьдәге саннар — ул анык акчалар. Җаваплылык зур дигән сүз бу. Хисапчы эше даими үз өстеңдә эшләүне, камилләшүне таләп итә. Бу максаттан һөнәри бухгалтерлар институтының квалификацияне үстерү курслары ярдәмгә килә.

— «Саннар дөньясы — күңелсез, бертөрле, анда иҗатка урын юк» дип фикер йөртүчеләр дә бар. Моның белән килешәсезме?

— Бу — стереотипларга нигезләнгән фикер дип уйлыйм. Берәүләргә бухгалтерия эчпошыргыч булып тоелса, икенчеләргә ул — зур мәгънәгә, хәтта ки, аерым фәлсәфәгә ия өлкә. Бер баланс төзү генә дә ни тора!

— Һөнәрнең әһәмияте нидә, аның киләчәген ничек күзаллыйсыз?

— Оешма-предприятиеләрнең керем-чыгымнарын, хезмәткәрләрнең эш хакын кем исәпли? Бухгалтер. Ил, шәһәр һәм өлкәнең бюджетын кем төзи? Янә дә шул бухгалтер. Шуңа күрә, югары технологияләр заманында да бу һөнәрнең әһәмияте югалмаячак дип фикерлим. Әлбәттә, мин эшли башлаган чордагы хисапчы хезмәте белән бүгенгесен чагыштыра торган түгел. Элек бит кул белән исәпләү иде, хәзер бар саннар компьютерда. Елдан-ел күбрәк программалар кертелә, нәтиҗәле эшләү өчен аларны өйрәнеп барырга кирәк. Хезмәт хакын түләү дә күпчелектә банк карталары аша эшләнә. Моңа бәйле банкларның онлайн-программаларын үзләштерү мөһим. Саннар исәпләү генә түгел, законнарны да яхшы белү, үзара хезмәттәшлек иткән пенсия фонды, салым органнарындагы үзгәрешләрдән гел хәбәрдар булу зарур.

— Яшь белгечләргә әйтер сүзегез?

— Һөнәре булган, кулыннан эш килгән кеше теләсә нинди өлкәдә дә уңышка ирешә алачак. «Тырышкан табар, ташка кадак кагар», диләр бит. Хезмәттән курыкмаска, әкренләп тәҗрибә тупларга кирәк, һөнәр нечкәлекләренә эшли-эшли өйрәнәсең, аны ныграк яратасың. Әйткәндәй, бүгенге яшьләр заманча технологияләрдән яхшы хәбәрдар, бу өлкәдә белемлеләр. Шушы сыйфатлары, максатчан, ныкышмалы булулары белән алар мактауга лаек.

— Бухгалтерлар көненә теләкләрегез?

— Хезмәттәшләремә ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге телисем килә. Һәрвакыт шулай бердәм, тату коллектив булып яшик, эшлик. Керемнәр чыгымнар белән гел дә чагышсын, ялгышлыклар булмасын!

... Бухгалтер эше ул — коры саннар гына түгел, аны күңел биреп башкарганда, төгәл һәм җаваплы булганда гына яхшы нәтиҗәгә ирешеп була. Нәкъ шушы сыйфатларны гомерлек юлдаш итеп сайлаган Гүзәл Бадамшинаны коллективта да хөрмәт итәләр, чын һөнәр иясе дип атыйлар. Гаиләсендә дә кайгыртучан әни, дәү әни, уңган хуҗабикә ул. Тормыш иптәше белән ике улларын үстергәннәр, бүген оныкларын тәрбияләшәләр.

Күркәм бәйрәм уңаеннан Гүзәл Рифмир кызына һәм аның хезмәттәшләренә ихлас тәбрикләүләрне җиткереп, уңышлы эшчәнлек, имин тормыш телисе килә!

Лилия ГАБИТОВА

Автор фотосы
Читайте нас: