Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
20 ноябрь 2019, 11:45

"Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар бәхетсезлек очракларын киметте"

Радий Хәбиров илнең транспорт министры Евгений Дитрих белән очрашты.

Радий Хәбиров илнең транспорт министры Евгений Дитрих белән очрашты.

Мәскәүдә бүген үткән XIII Халыкара "Русия транспорты" форумы кысаларында республика Башлыгы Радий Хәбиров илнең транспорт министры Евгений Дитрих белән Башкортстанның күргәзмә стендын карады. Анда министр Радий Хәбиров белән төбәктә зур инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләрен тикшерде.

"Уфа" аэропортын реконструкцияләү, Агыйдел елгасы аша күпер төзү, башкаланың Салават Юлаев проспектын озынайту, тимер юл төзү һәм башка мәсьәләләр турында сүз барды. Радий Хәбиров "Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар" программасы нигезендә юлларда бәхетсезлек очраклары кимүен белдерде.

Читайте нас: