Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
18 ноябрь 2019, 18:31

Октябрьскийда сөт кухнясы ачыла

Русия Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы, «Демография» гомумдәүләт проектына караган чараларның берсе буларак, республикада сөт кухнялары тәҗрибәсен тарату бурычы куелган иде. Башкортстанда яшәүче 3 яшькә кадәрге 150 меңнән артык бала экологик яктан чиста һәм файдалы сөт продукциясенә мохтаҗ. Республика бюджетыннан моның өчен якынча 19 миллион сум бүленгән.

Русия Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы, «Демография» гомумдәүләт проектына караган чараларның берсе буларак, республикада сөт кухнялары тәҗрибәсен тарату бурычы куелган иде. Башкортстанда яшәүче 3 яшькә кадәрге 150 меңнән артык бала экологик яктан чиста һәм файдалы сөт продукциясенә мохтаҗ. Республика бюджетыннан моның өчен якынча 19 миллион сум бүленгән.


Балаларга — табигый сөт ризыклары!
20 ноябрьдән шәһәребездә дә сөт кухнясы эшли башлый. Ул медсанчасть биләмәсендәге элеккеге азык-төлек блогы бинасында, Кувыкин урамы, 30нчы йорт адресы буенча урнашкан. Продукцияне шулай ук Губкин урамы, 35 адресында да алырга мөмкин булачак.
Сөт кухнясы ризыклары һәр сишәмбе һәм пәнҗешәмбе саен, 10.00-14.00 сәгатьләрдә таратылачак. Моннан тыш алар дүшәмбе-җомга көннәрендә 09.30-18.30 сәгатьләрдә (14.00-15.00 — төшке аш вакыты) ирекле сатуда булачак. Шимбә һәм якшәмбе — ял көннәре.
Табигый сөт продукциясен бушлай алуга Башкортстанда даими яшәүче, медицина учреждениесендә исәптә торучы, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче 6 айдан 3 яшькә кадәр балалар хокуклы (сөт продуктларын куллануга сәламәтлек буенча чикләүләр булмаган очракта).

Заманча шартлар — сыйфатлылык билгесе
Сөт кухнясының җитештерү цехлары заман таләпләренә ярашлы җиһазландырылган, анда сөт чималын кабул итү, фильтрлау, резервлау һәм суыту системалары да бар. Шулай ук пастерланган сөт әзерләү җайланмалары, дой-пак төргәкләре һәм пластик савытларга бүлү автоматлары куелган. Махсус лабораториядә сөт продукциясенең сыйфатын, технологик гамәлләрне тикшерүче җайланма эшли.

Нинди документлар кирәк?
Балага бушлай сөт ризыклары алу өчен түбәндәге документлар таләп ителә:
- БР халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең Туймазы шәһәре буенча филиалыннан яки күпгамәлле үзәктән (МФЦ) гаиләнең аз керемле булуы турында белешмә (справка);
- педиатр белешмәсе;
- 3 яшькәчә баланың туу турында таныклыгы һәм аның күчермәсе;
- баланың яшәү урыны буенча теркәлүе хакындагы документ (куллану вакыты — 10 көнгә кадәр).
Гаиләдә 3 яшькә кадәр ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләнгән очракта аларның һәрберсенә аерым белешмәләр җыярга кирәк.
Документларны тапшыру һәм башка сораулар буенча Кувыкин урамы, 30 адресына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Документлар 14 ноябрьдән 09.00-17.00 сәгатьләрдә кабул ителә.
Белешмәләр өчен телефоннар: 8 (34767) 7-11-83, 7-10-83 һәм (347) 2627501, 2181635.

«Сөт кухнясы» учреждениесенең сайты: hmilkrb.ru.

Л. ГАБИТОВА фотосы.
Читайте нас: