Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
18 ноябрь 2019, 18:54

«Мин бәхетле гаиләм белән!»

Дөньяда иң мөһиме нәрсә ул дигән сорауга күңелдә бары бер җавап кына туа. Гаилә... Тормышыбызның нигезе дә, кешенең иң беренче һәм иң зур тәрбиячесе дә ул. Гаиләдә без акны карадан, яхшыны яманнан аерырга, шәфкатьле, игелекле булырга өйрәнәбез.

Безнең тормышны зур бер диңгез итеп хис итәргә мөмкин. Гаилә — шушы диңгездәге көймә сыман. Ул чайкалмый-янтаймый гына йөзсен өчен андагы һәр кешегә тырышлык, татулык кирәк. Гаиләдә үзара хөрмәт, мәхәббәт һәм бердәмлек булганда гына авырлыкларны җиңү, бәхетле киләчәк төзү мөмкин.
Шәһәребездә башкаларга үрнәк булырдай матур, ныклы тормыш корган гаиләләр бик күп. Араларында сәләтле, уңган-булдыклы яшь парларның байтак булуы аеруча мәслихәт күренеш. Биләмәдә даими оештырыла килгән бәйге-фестивальләрнең төп каһарманнары да алар. Октябрьский данын мәдәни, спорт, мәгариф чараларында даими яклаучы шәһәрдәшләр турында гәзитебездә мәкаләләр еш басыла. Бүген дә сүз алар турында...
Шушы көннәрдә Яшьләр сараенда «Яшь гаилә-2019» республика бәйгесенең муниципаль этабы үтте. Конкурсның беренче өлешендә гаилә шәҗәрәсен төзергә кирәк иде. Бәйгечеләр эшенә интернет аша тавыш бирү мөмкин булды. Икенче өлештә презентация оештырылды. Гаиләләр видеоязма һәм шәхси чыгыш аша үзләре турында бәян итте. Аларның кайберсе белән якыннанрак танышып үтик.
Любовь һәм Айдар Ганиевлар «Яшь гаилә» бәйгесендә беренче тапкыр катнаша. «Конкурста чыгыш ясау — безнең өчен дөньяга чыгу, тәҗрибә уртаклашу, башка гаиләләр белән аралашу чарасы булып тора, — ди алар. — Шәҗәрәне төзегәндә карт бабаларыбыз турында күп мәгълүмат таптык, бу эштә безгә истәлекләр, элеккеге фотосурәтләр булышты. Безнең нәсел агачының үзенчәлеге: анда төрле милләт вәкилләре тупланган. 5 буынлык шәҗәрәбездә удмуртлар, мордвалар, татар-башкортлар да бар. Гаиләбездә бөтен нәрсәне бергәләп эшләргә күнеккәнбез. Ике кызыбыз үсеп килә, алар белән рәсем төшерергә, кулдан эшләнмәләр ясарга бик яратабыз. Тырышлыгыбыз бушка китми, моны күп сандагы диплом, рәхмәт хатлары дәлилли. Гаилә традицияләрен хөрмәтлибез. Балаларны да үзебезнең үрнәктә тәрбияләргә тырышабыз. Кызларыбыз аш-су әзерләүдә зур ярдәмчеләребез. Әйткәндәй, бездә вәкаләтләрне бүлү юк. Кирәк икән, әтиебез дә телне йотарлык итеп тәмле ризыклар әзерләп куя. Никахыбызга алты ел, шушы вакыт эчендә чын мәхәббәт, ихтирам һәм түземлек гаиләне сакларга булышуын аңладык. Бер-береңә терәк-таяныч булып, аек акыл белән эш итеп, аңлашып яшәүгә ни җитә?!»
Ә менә Зәйдуллиннар гаиләдәге гореф-гадәтләр турында болай бәян итә: «Без туганнар белән бик тату яшибез. Шимбә саен очрашып-күрешеп торабыз. Балаларның дәү әти, дәү әниләре белән аралашып үсүенә, алардан үрнәк алуына шатбыз».
Гүзәл һәм Паша Кобищалар презентациягә спорт акробатикасына йөрүче 4 яшьлек кызлары Ева белән интервью әзерләгән. «Гаилә ул — бер-береңне ярату, кайгырту», — ди Ева. Нәни кызчык әнисенә ничек булышканын да бәян итә. «Мин өебезне, уенчыкларымны җыештырам, идән юам, — ди ул. — Әнием миңа матур күлмәкләр тегә. Ә әтием эштә чәй эчә һәм йорт төзи... Алар минем белән уйнарга бик ярата, уенчыклар бүләк итә. Минем бер хыялым бар — әти-әнием миңа кечкенә энекәш алып кайтсын иде...»
«Конкурста катнашуыбыз төрле яклап уңышлы булды. Беренчедән үзебезне сынап карадык, икенчедән яңа тәҗрибә алдык, — дип уй-фикерләрен бүлешә чираттагы әңгәмәдәшем Ралина Низаметдинова. — Мәсәлән, нәсел агачын төзегәндә күп нәрсәләр ачыкланды, борынгы әби-бабаларның исемнәрен белдек. Сугыштан соңгы чорда әтием яклап карт бабаем турындагы мәгълүмат югалган. Шәҗәрә бу уңайдан да ярдәмгә килде».
Әйткәндәй, Ралина һәм Тимур Низаметдиновлар гаиләсендә өч кыз үсә! Нәни сылукайлар прическалар эшләргә, картиналар ясарга ярата икән. Презентациягә дә кызчыклар әти-әниләре белән бергәләп видеоязма һәм матур шигырь әзерләгән. Низаметдиновларның тормыш өндәмәсе: «Матур, бәхетле гаилә сере — бер-береңне хөрмәтләп, аңлашып яшәүдә».
Бәйгечеләр чыгышыннан соң, жюри әгъзалары нәтиҗәләр чыгарган арада, тамашачыларга матур концерт номерлары тәкъдим ителде. Илназ Вилданов, Юлия Зарга кебек талантлы башкаручыларның, иҗат коллективларының чыгышы гаилә бәйрәменә күркәм бүләк булды. Ниһаять, җиңүчеләрне игълан итәргә дә вакыт җитте. Нәтиҗәләр буенча, Кобищалар «Яшь гаилә-2019» конкурсының муниципаль өлеше җиңүчесе булды. Низаметдиновлар — икенче урында. Башка гаиләләр төрле номинацияләрдә билгеләнде.



Лилия ГАБИТОВА
Автор фотосы
Читайте нас: