Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
18 ноябрь 2019, 18:53

Чүп — чүп кенә түгел!

Шушы көннәрдә 34 төбәкнең 16Б йортының 1нче подъездында яшәүчеләрдән мөрәҗәгать алдык.

Шушы көннәрдә 34 төбәкнең 16Б йортының 1нче подъездында яшәүчеләрдән мөрәҗәгать алдык.
Шәһәрдәшләрнең гозере чүп контейнерлары тәэминаты һәм машиналарны тукталышка кую мәсьәләсенә кагыла. «Безне 16Б йорты биләмәсендә туган хәл торышы борчый, — дип яза алар. — Йортыбыз тәрәзәләре астында (17Б йорт ягыннан) ачык типтагы 3 чүп контейнеры урнаштырылган. Зур күләмле чүп-чар өчен махсус контейнерлар булмау сәбәпле, төзелеш һәм көнкүрештәге ремонт калдыклары җирдә өелеп кала. Чүп өемнәрен даими рәвештә берәдәк хайваннар, кешеләр ботарлап, калдыкларны тирә-якка тарата. Җилле көнне чүп-чар урам буйлап «оча», йортның өске катлары тәрәзәсенә кадәр күтәрелә. Якында гына балалар мәйданчыгы урнашкан. Анда сабыйлар уйный, әниләр ял итә. Калдыклар, әлбәттә, мәйданчыкка да барып җитә. Бу бик күңелсез күренеш, яшәгән урыныбыз, сулар һавабыз пычрана, шулай ук балаларыбыз сәламәтлегенә дә хәвеф яный дигән сүз. Әлеге мәсьәләне хәл итү өчен ачык контейнерларны ябык рәвештәгегә алыштыру, зур күләмле чүп-чарга тәгаенләнгән контей- нерлар кую мөһим.
Икенче гозеребез йортның арткы ягында, тәрәзәләр астында машиналар «тукталышы» ясауга бәйле. Биредәге кызыл балчыклы юл яңгырлы көннәрдә сазлыкка әйләнә. Бу үз чиратында дымлылыкны арттыра, начар исләр хасил итә, шул рәвешле яшәү мохитенә тискәре йогынты ясый. Машина хуҗаларының бирегә авомобильләрен бордюрлар аша үтеп урнаштыруы хәлне тагы да начарайта. Шушы мәсьәләне игътибарга алып, махсус киртәләр куюны сорыйбыз».
Әлеге мөрәҗәгатьнең беренче өлеше буенча Октябрьский хакимияте башлыгы урынбасары Шамил Фәррахов җавап бирде. «Дөрестән дә, бүгенге көндә биләмәдә элеккеге типтагы металл чүп савытлары кулланыла. Ел саен шәхси секторда урнаштыру өчен зур күләмле калдыкларга тәгаенләнгән 10 берәмлек контейнерлар кайтарыла. 2019 елда шул рәвешле 29 мәйданчык яңартылды. Быел Нарыш һәм Прометей микрорайоннарында Ударная һәм Красноармейская урамнары кисешкән урында, Кооператив һәм Назаров урамнары буенча контейнерлар мәйданчыклары төзекләндерелә. «Торак пунктлар эстетикасы» елы кысаларында, 2020 елда шәһәр биләмәсендә 30 берәмлек ябык типтагы заманча контейнерлар урнаштыру планлаштырыла. Идарәче оешмалар тарафыннан контейнерлар мәйданчыгы төзелеш нормалары һәм кагыйдәләренә ярашлы җиһазландырылачак».
Ә инде икенче мәсьәләгә ачыклык кертү максатында ЖЭУ-9 начальнигы Анфиса Алчиновага мөрәҗәгать иттек. Аңардан түбәндәге җавапны алдык: «16Б йорт биләмәсендәге әлеге участокта ихаталар урнаштыруны планлаштырган идек. Әмма биредә яшәүчеләр ремонтлау-төзекләндерү тарифларына кагылышлы гомум җыелыш барышында аңардан үзләре баш тартты. Чөнки законга ярашлы, коймалар ясау фатир хуҗалары исәбенә эшләнелә. Әгәр дә алар чыгымнарны үз өстенә алырга теләсә, яңадан гариза бирергә тиешләр».

Читайте нас: