Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
18 ноябрь 2019, 18:28

Ак таякчыкларда өмет һәм таяныч

13 ноябрьдә Халыкара сукырлар көне билгеләнде

2нче модель китапханә хезмәткәрләре шәһәрнең сукырлар җәмгыятендә әлеге истәлекле көнгә багышланган «Караңгылыкта таяныч» чарасы
үткәрде.
Ачык күзләр белән караңгыда барганда кая барып бәрелергә белмибез. Ә янәшәбездә күпләр якты көнне күрү бәхетеннән мәхрүм булып гомер кичерә. Халыкара сукырлар көне (Русиядә исә аны «Ак таякчыклар көне» дип тә атыйлар) безнең арада күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләрнең яшәүләрен һәм аларга теләктәшлек күрсәтүне искәртеп тора. Ак таякчык — ул күрмәүче кешеләр символы гына түгел, ә аларның «күзләре» дә, тоемлау һәм саклау коралы да. Таяк белән тротуарга яки юлга суккач чыга торган тавыш күрмәүчеләргә җирлекне тоемларга һәм юлдагы киртәләрне чамаларга мөмкинлек бирә.


Бу көн ничек барлыкка килгән?
Халыкара сукырлар көненә инглиз фотографы Джейм Бигс тарафыннан 1921 елда нигез салына. Шушы елда яшь фотограф кинәт кенә күзләрен югалта. Әлбәттә, бу аның өчен зур фаҗигагә әйләнә. Ул кулына таяк тотып йөрергә мәҗбүр була. Әмма башта моңа берәү дә игътибар итми. Джейм аптырап калмый, бу таякчыкны ак төскә буяп куя һәм шушы хәл аркасында аңа машиналар да туктап юл бирергә керешә. «Ак таякчыклар көне» рәсми рәвештә беренче тапкыр Америка Кушма Штатларында халыкара сукырлар Федерациясе инициативасы буенча билгеләп үтелә. Бу — Халыкара күрмәүчеләр оешмаларын берләштерүче бердәнбер оешма була. 1969 елда Халыкара сукырлар Федерациясе 15 октябрьне «Ак таякчыклар көне» дип игълан итә. Шуның белән җәмәгатьчелекнең игътибарын күрмәүче инвалидларның проблемаларына юнәлдерүне максат итеп куя. 1984 елда ике оешманың — Халыкара сукырлар Федерациясе һәм Бөтендөнья Халыкара күрмәүчеләр оешмасы берләшү нәтиҗәсендә бердәм оешма — Бөтендөнья Күрмәүчеләр берләшмәсе барлыкка килә. Бу оешма шулай ук «Ак таякчыклар көнен» билгеләп үтә башлый.
Бөтенрусия сукырлар оешмасы исә бу бәйрәмне 1987 елның 13 ноябреннән бәйрәм итә. 13 ноябрь көне исә тифлопедагогикага нигез салучы, Русия белән Францияда беренче тапкыр күрмәүчеләр өчен уку йортлары булдыручы — Валентин Гаюиның туган көненә багышланган дата.

Рух көчләре, сәләтләре чиксез аларның
Шәһәрнең сукырлар җәмгыятендә әлеге истәлекле көнне ел саен билгеләп үтәләр. Быел да җәмгыять әгъзалары чәй табыны артында җыелды, бер-берсе белән аралашып, яңалыкларны, көнүзәк мәсьәләләрне барлады. 2нче модель китапханә хезмәткәрләре алар өчен күңелле кичә оештырды. Чараны алып баручы баш китапханәче Лүзия Хәйретдинова һәм белгеч Эльвира Латыйпова бәйрәм тарихын искә төшереп үтте. Сукырлар җәмгыяте вәкилләре ак таякчыкның тормыштагы әһәмияте турында сөйләде. Чарага килгән кунаклар — нефть колледжы студенты Рамил Нәбиуллин, «Нур» клубы артисты Рәзил Фаррахетдинов, лаеклы ялдагы музыкаль хезмәткәр Тамара Белова, инвалид кыз тәрбияләүче ана Лениза Хәсәншина үзләренең чагу чыгышларын бүләк итте. Нәфис сүз, җыр, гармун моңнары күңелләргә үтеп керде, кунакларның чыгышлары ихлас алкышларга күмелде. Җәмгыять вәкилләре үзләре дә җыр-моңга сәләтле икән. Михаил Бородин, Валентина Филипповна башкаруындагы җырларны да җыелучылар бик җылы кабул иттеләр.
Очрашуга тормыш сынаулары алдында баш имәгән, көчле рухлы кыз Ирина Хәсәншина да чакырылган иде. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булса да, ул үз мисалында рухи мөмкинлекләр чиксез булуын дәлилли. Иринаны инвалидлар җәмгыяте командасы составында бәйге-ярышларда күреп күнеккәнбез. Ә бүгенге кичәдә ул башка яклап — нәфис сүз остасы буларак ачылды. Ирина яшь шагыйрә Ләйсән Сабитованың шигырьләрен сәнгатьле итеп, татарча да, русча да укып ишеттерде. Моннан тыш, ул сәйлән белән үрү шөгылен үз иткән. Күз явын алырлык матур эшләнмәләрен бирегә дә алып килгән иде.
Китапханәнең «Тефлоүзәк» белгече Э.Латыйпова сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен техник чаралар өлкәсендәге яңалыкларга күзәтү ясады. Тайгалактан саклаучы «зимоход», тавышлы үлчәү, тонометр, акча номиналын билгеләгеч һәм сәгатьләр, электр консерв пычак турында мәгълүматларны чарага килүчеләр зур кызыксыну белән тыңлады.
Чара программасыннан соң сүз сукырлар җәмгыяте әгъзаларына бирелде. Алар җәмгыятьнең эшен тагын җанландарып җибәрү буенча тәкъдимнәрен кертте, көнүзәк мәсьәләләр турында фикер алышты. Күрү мөмкинлекләре чиклеләрне реабилитацияләү техник чаралары программасын билгеләү комиссиясе шәһәрдә үткәрелмәве, җәмгыять эшчәнлеге өчен кирәкле техник чаралар җитмәве борчыды. Бәлки, гәзитебезне укучылар арасында иганәчеләр булып, ярдәм кулы сузар, дип ышанабыз. Арытаба җылы очрашу чара табыны артында дәвам итте.

Фикерләр

Лүзия Хәйретдинова, 2нче модель китапханә мөдире:
— Безнең китапханәдә сукыр һәм начар күрүчеләр өчен «Тефлоүзәк» эшләп килә. Тефлотехнологияләр аларга китап укырга, интернетка чыгарга, аралашырга мөмкинлек бирә. Безнең белгечләр яңа технологияләрне үзләштерергә булыша, махсус компьютер программаларында эшләргә өйрәтә.

Михаил Бородин, сукырлар җәмгыяте җитәкчесе:
— Сукырлар җәмгыяте күрмәүче һәм начар күрүче шәһәрдәшләрне берләштерә. Биредә 95 кеше исәптә тора. Бергәләп төрле чаралар, очрашулар оештырабыз. Инвалидлар, Ак таякчыклар көнендә мотлак җыелабыз, җылы мизгелләрдә табигатькә чыгып күңел ачабыз. Мөмкинлекләре чикле кешеләр мондый очрашуларны бик көтеп ала,
бер-берсе белән аралашу, фикер алышу, күңел ачу көндәлек тормышны төрләндереп җибәрә, рухи көч өсти. Киләчәктә чараларыбызга яшьләрне дә күбрәк итеп җәлеп итәргә планлаштырабыз.

Ирина Хәсәншина, инвалидлар җәмгыяте әгъзасы:
— Әлеге чарага чакырулары өчен оештыручыларга рәхмәтлемен. Төрле чараларда катнашу аралашырга, яңа дуслар табарга мөмкинлек бирә, үзеңә көч-дәрт, илһам аласың. Укыган чакта «Радуга» реабилитация үзәгендә, «Лад» балалар һәм үсмерләр клубында шөгыльләндем. Анда сәйлән белән үрергә өйрәндем. Үсә төшкәч Спорт сараена юллама бирделәр. Анда мин бассейнда шөгыльләндем. Арытаба төрле ярышларда катнаша башладым һәм уңышларга ирештем. Бүгенге көндә 16 медалем һәм өч кубогым бар. Күптән түгел нәфис сүз сөйләү белән мавыгып киттем, махсус клубка йөри башладым, анда II дәрәҗә лауреат исеме алдым. Шулай ук Уфадагы бәйгедә махсус бүләккә лаек булдым.

Алсу ФАЗЛЕТДИНОВА
Автор фотосы
Читайте нас: