Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
14 ноябрь 2019, 09:00

Бөтендөнья фольклориадасын үткәрүгә республика 300 миллион сум акча тотыначак

Билгеле булуынча, IV Бөтендөнья фольклориадасы 18 июльдән 1 августка кадәр Уфада үтәчәк.

Билгеле булуынча, IV Бөтендөнья фольклориадасы 18 июльдән 1 августка кадәр Уфада үтәчәк.

Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында гамәлгә ашырылучы гомумдәүләт проектлары арасында мәдәнияткә кагылышлы юнәлеш тә бар. 2020 елда Башкортстанда үтәчәк Бөтендөнья фольклориадасы бу башлангычларның бездә нәтиҗәле тормышка ашырылуының аерым бер күрсәткече булачак.
Бу җитди чарага әзерлек инде күптәннән бара. Республиканы бөтен дөньяга күрсәтүгә зур нигез булачак ул. Атап әйткәндә, республикага 80 илдән вәкилләр килүе көтелә.

Әлеге чараны үткәрү өчен республика бюджетына киләсе елга 300 миллион сум акча салынган. Бу җәһәттән федераль бюджеттан да ярдәм булуы көтелә.

Читайте нас: