Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
12 ноябрь 2019, 10:00

Инвалид балалы гаиләләр аерым игътибарда

Халыклар дуслыгы йортында инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр, алар белән эшләүче тармак, учреждениеләр белгечләре җыелды

7 ноябрьдә шәһәрдә «Инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләрнең көнүзәк мәсьәләләре. Алдагы хәлләр һәм үсеш» темасына зона семинары үтте.

Семинар эшендә БР башкарма власть органнары, шәһәр хакимияте вәкилләре, Октябрьский һәм Бакалы, Шаран, Ярмәкәй районнарыннан социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар җитәкчеләре, инвалид балаларның ата-аналары катнашты.

Чара башланганчы гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрының беренче урынбасары Ольга Кабанова, Бала хокуклары буенча вәкил Милана Скоробогатова хакимият башлыгы урынбасары Октябрь Латыйпов озатуында шәһәрнең социаль объектларында булды. Алар 19нчы коррекция мәктәбенең педагогик коллективы һәм укучылары белән танышты. Ольга Николаевна һәм Милана Маратовна биредә «Уңайлы мохит» программасының тормышка ашырылуы, балаларны тукландыру ничек оештырылуы белән кызыксынды. Укучылар хөрмәтле кунакларга үзләренең иҗади эшләнмәләрен бүләк итте. Шулай ук бу көнне «Дәрескә — бергәләп» федераль социаль проект кысаларында «Содействие» төбәк җәмәгать оешмасы вәкилләре үзенчәлекле балалар өчен ярышлар, уен-бәйгеләр оештырды.

Арытаба кунаклар «Радуга» реабилитацияләү үзәгенә юнәлде. Учреждение җитәкчелеге аның эшчәнлеге белән таныштырды. Кунаклар үзәк турында ата-аналарның фикерен дә ишетте.

— Реабилитация үзәгенә балалар белән икенче ел йөрибез. Биредә бар шартлар да тудырылган. Балаларның логопед белән шөгыльләнүе уңай нәтиҗәләргә китерә, без моны ачык сизәбез. Үзәккә чакыруны һәрвакыт көтеп алабыз. Безгә монда бик ошый, — диде Наталья ханым.

Спорт сараенда да мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен бөтен шартлар тудырылган. Алар тренажерларда күнекмәләр ясый, бассейнда яратып шөгыльләнә. Рәсми кунаклар моны үзләре күреп инанды. Алар учреждение директоры Александр Кузнецов, биредә хезмәт куючы тренерлар белән фикер алышты, музейны карады.

Хөрмәтле кунаклар социаль объектлар белән танышкан вакытта Халыклар дуслыгы йортында халыкны кабул итү оештырылды. Мөмкинлекләре чикле балаларны һәм аларның ата-аналарын, хокуклы вәкилләрен халыкны социаль яклау республика үзәге филиалы, көнбатыш районара халык мәшгульлеге үзәге, республика балалар клиника дәваханәсе, медик-социаль экспертиза бюросы белгечләре кабул итеп, киңәшләрен бирде.

Төштән соң семинар кысаларында «түгәрәк өстәл» оештырылды. Аның барышында инвалид балаларны тернәкләндерү мәсьәләләрендә административ органнар һәм коммерцияле булмаган җәмәгать оешмаларының үзара бәйләнеше тикшерелде. Шулай ук инвалидлыкны, реабилитация һәм абилитациянең индивидуаль программасын билгеләү тәртибе һәм шартлары, инвалид балаларны техник чаралар белән тәэмин итү, санатор-курорт дәвалау алу тәртибе, инклюзив белем бирү мәсьәләләре каралды.

Инвалидлар белән эшләүче оешма белгечләре үз эшчәнлеге, килеп туган мәсьәләләр турында чыгыш ясады. Шәһәр инвалидлар җәмгыяте рәисе Татьяна Кетько чыгышы аеруча истә калды. Ул Октябрьскийда мөмкинлекләре чикле балаларны җәмгыятькә җәлеп итү буенча зур эш алып барылуын белдерде.

— Оешманың яшь әгъзалары Спорт сараеның тренажер залында, бассейнында шөгыльләнә, шәһәрдә оештырылучы спорт ярышларында, мәдәни чараларда актив катнаша. Инвалидлар җәмгыяте командасы республика «ПараКивиН»ында икенче урын яулады. Мондый чараларда егет-кызлар яңа дуслар таба, аларның оялу, кыенсыну хисләре югала, үз-үзләренә ышаныч барлыкка килә, рухи көч арта — димәк, башкарылган эшебез юкка түгел. Иң мөһиме, шәһәрдәшләр, аларның ихтыяҗын исәпкә алырга, булышырга тырыша, үзенчәлекле кешеләрне дөрес кабул итәргә өйрәнә, — дип билгеләде Татьяна Борисовна.

Шунысын да әйтергә кирәк, инвалидлар җәмгыяте проектлары — «Без төрле, әмма бертигез», «Яз килә — язга юл бирегез» президент грантлары бәйгесендә җиңде.

Семинар ахырында халыкны кабул итү буенча нәтиҗәләр һәм, гомумән, семинар эшчәнлегенә йомгак ясалды.

Алсу ФАЗЛЕТДИНОВА
Автор фотолары
Читайте нас: