«Илһам»! Бүген синең туган көнең,
Сагынып көткән тулды бер яшең.
Ике аягыңа ныклап бастың,
Юллар ачык сиңа һәм яшел.
Сине якын күргән каләмдәшләр,
Без котлыйбыз ихлас күңелдән.
Май кояшы һәрчак балкып торсын,
Шигъриятнең аяз күгеннән.
Каләм тибрәтүче яшь шагыйрьләр,
Илһам алсын безнең «Илһам»да.
Үз йолдызын табып кабызсыннар
Шигърият дигән җиһанда.
Каләм тибрәтүче өлкәннәр дә
Ярты юлда басып калмасын.
Сәләтләре чәчкә ата торсын,
Йөрәкләре берүк талмасын!
Тимерҗан ага Идрисовның әлеге шигъри юллары күпләрнең күңеленә сукмак салгандыр, мөгаен. Биниһая вакыйгалар, кызыклы вә фәһемле чараларны эченә алган чор ич ул, «Илһам»ның бер яшьлеге. Оешма җитәкчесе Нурия Вәлиәхмәтова исә аеруча дулкынланулы халәт кичергәндер. Кечкенә түгәрәктән Русия язучылар берлегенең Татарстан бүлекчәсе каршындагы әдәби берләшмәсе дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән бит «Илһам». Әйтергә генә җиңел. Күпме тырышлык, ныкышмалылык куелган, никадәр көч салынган мондый да уңыш яулау дәверендә...
Туймазы татар иҗтимагый үзәк бинасына җыелган кунаклар өчен дә буш сүзләр түгел бу. Ирешелгәннәрнең һәммәсенә алар үзләре үк шаһит. Шуңа да Нурия Закир кызының еллык йомгаклау чыгышын зур игътибар, канәгатьләнү хисе белән кабул итте тыңлаучылар. Чыннан да, горурланырлык мәлләр шактый. Төрле яшьтәге каләм тибрәтүчеләрне үзенә туплаган оешмага Русия һәм Татарстан Республикасы язучылары берлекләре әгъзалары — Мансур Сафин, Наилә Миңнеханова белешмәлек итә. Әйтергә кирәк, күркәм чарада алар тарафыннан байтак җылы фикер-теләкләр яңгырады. Җитәкче буларак, Нурия ханымның актив эшчәнлеге югары бәяләнде. ТР язучылар берлеге сәркатибе Мансур Сафинның якташыбызга тапшырган Мактау кәгазе — моның анык дәлиле, әлбәттә.
Гомумән, тантанада мәртәбәле кунакларга кытлык булмады. Һәркайсы ихлас тәбрикләүләрен белдерергә омтылды. «Илһам»ны үз карамагына алган «Минем елларым — минем байлыгым» җәмәгатьчелек оешмасы башлыгы Әфрүз Миннегалиев, Татарстан һәм Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Русиянең татар авыллары» Бөтенрусия җәмәгатьчелек оешмасы җитәкчесе, композитор, җырчы Фәнир Галимов... Иң актив «илһам»лылар (Н. Вәлиәхмәтова, Т. Фәрваева, Х. Хөснетдинова, Т. Идрисов, Т. Зиннәтуллин) әлеге күренекле шәхесләр кулыннан Мактау грамоталары алу бәхетенә иреште. Онытылмас, хәтердән җуелмас сөенечле мизгелләр!
Шунысы игътибарга лаек, «Илһам» әгъзалары һәрьяклап үрнәкле тормыш рәвеше алып бара. Иҗат җимешләрен матур эчтәлекле, кинәнеп укырдай китап-җыентыкларга туплый. Җәмгысы 168 китап каләм осталары хәзинәсендә! Шулардан 37 җыентык әдәби берләшмәдә иҗат итү вакытында пәйда булган. Башкортстанның 100 еллыгы уңаеннан нәшер ителгән китап, әлбәттә, бу исемлектә аерым урын били. Алай гына да түгел, оешма тарафыннан биш видеоязма чыгарылган.
Каләмдәшләре әсәрләрен көйгә салучы һәвәскәр композиторлар Рафаэль Игъдиев, Зәбир Шакиров, Сабира Идиятуллина исә илаһи моң даирәсендә гизү ихтималлыгын бүләк итә. «Кем башкара соң ул җырларны?», дип һич аптырыйсы юк, Сәрия Ахунова, Тимерҗан Идрисов, Рәзинә Сабирова сыман моң ияләре бик теләп җиткезә аларны рәхмәтле тамашачыга. Инде шактый өлкән яшьтә булуына карамастан, һаман да гармунында өздерүче, күңелләрне җилкендерүче Әхәт ага Батталов кебек сәләтле затлар да ямь-нур өсти «илһам»лыларга.
Янә шуны күз уңаеннан ычкындырырга ярамый, җәмәгатьчелек тормышының үзәгендә кайный иҗатташлар. Бүгенге көн өчен бик гадәти хәл түгел, килешәсездер. Байтак замандашлар үз көе-җаена, талгын-тыныч кына гомер кичерүне кулай күрә хәзерге чорда. Ә бит үсеп килүче буынга кемдер төпле тәрбия, үгет-нәсихәт бирергә тиештер? Дөньяның ачысын- төчесен җитәрлек татыган өлкәннәр бу җәһәттән, кем әйтмешли, «байракны югары күтәрә» алыр иде, әлбәттә. Моны яхшы аңлаган «Илһам» вәкилләре үз иҗат җимеш- ләрендә яшәешнең төрле тарафларына мөрәҗәгать итүчән. Тарихи темалар, бүгенге көнүзәк мәсьәләләр хакында тирәнтен уйланулар, милләт киләчәге мәнфәгатендә җан ату, танылган шәхесләр язмышын әсәрләрдә яктырту... Катлаулы-четерекле өлкәләргә игътибар бүлүдән читләшми замандашларыбыз, җитешсезлекләрне кыю-үткер каләм очларына эләктерүдән өрекми. Афәрин! Һәвәскәр сүз осталары язмаларының матбугат басмаларында дөнья күрүе дә куанычлы хәл, билгеле. Бер ише иҗат җәүһәрләренең ерак Якутиягә конкурска юллануын да өстик. Яуланасы биеклекләр бихисап, кыскасы!
Бәйгеләр, дигәннән. Бу җәһәттән дә сизелерлек уңышлары бар «илһам»лыларның. Мисалга, Русия һәм Башкортстан журналистлар берлекләре әгъзасы, икътисадый фәннәр кандидаты, 29 китап авторы Нурия Вәлиәхмәтова. Аның казанышлар хәзинәсендә — музей хезмәткәрләре һәм туган якны өйрәнүчеләрнең Зөлфирә Сафина исемендәге Русия төбәк, Мөҗәһит Хәйретдинов исемендәге премияләр лауреатлыгы. Мәгълүм булганча, М. Хәйретдинов премиясенә шулай ук БРның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәзинә Сабирова да лаек булды.
Әдәбият, шигърият сөючеләр шәһәр күләмендә уздырылган чараларда ихлас катнашырга, үз өлешен кертергә омтыла. Хәлбуки, актив эшчәнлек игътибарсыз калмый. ТР язучылар берлегенең Мактау кәгазьләре, Туймазы районы, Октябрьский шәһәре хакимияте бүләкләре, күпсанлы Рәхмәт хатлары исбатлый моны.
Янә дә ассызыклау таләп иткән мөһим мәсьәлә: һәвәскәрләр заман белән бергә атлый. Агымдагы Театр елы уңаеннан Тамара Фәрваева драматургия кебек катлаулы жанрга мөрәҗәгать иткән. «Хәвефле юллар» исемендәге сәхнә әсәре Илчембәт тамашачысы күңеленә ифрат хуш килгән. Хәтта ки күрше республика тарафларына да юлланган!
Халидә Хөснетдиновага килгәндә, ул матур әдәбият дусларын «Балалар авазы» дип аталган китабы белән шатландырган. Нилектәнме? Сер түгел, соңгы елларда кыз-малайларыбыз өчен кызыклы, сәнгати әсәрләр күп иҗат ителә, дип әйтеп булмый. Нәфис фильмнар хакында бөтенләй сүз бармый... Кем белә, бәлки киләчәктә «Илһам» вәкилләре арасында балалар өчен видеотасма төшерүче дә табылыр.
Яшь буынга әхлакый, милли тәрбия бирү, сәләтле балаларны, егет-кызларны әдәби берләшмәгә җәлеп итү мәсьәләсе Нурия Закир кызының чыгышында да яңгыраш тапты. «Кызганычка каршы, әдәби тәнкыйть беркадәр «аксый» бездә, — дип билгеләде җитәкче. — Хөрмәтле белешмәче-киңәшчеләребез тематик чаралар үткәрүдә, нәшер ителүче китап-җыентыкларны җентекләп тикшерүдә мөмкин кадәр ярдәм кулы сузса иде, дигән теләктәбез. Әсәрләрне тәрҗемә итү эшенә дә керешергә вакыттыр...» Сүз дә юк, гаять зур-күләмле планнар белән яна «илһам»лылар!
... Бәйрәм кичәсе исә һаман үз агышында. Ялкынлы телмәрләр дәртле җыр-бию, ихлас тәбрикләүләр белән аралаша бара. Ирексездән кабат Тимерҗан ага шигырендәге юллар хәтергә төшә: