Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
11 ноябрь 2019, 11:50

Төзек юллардан - алга!

Агымдагы елда Башкортстанда Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында гамәлгә ашырылучы «Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проекты кысаларында ремонт ясалган юлларның озынлыгы 370 километрдан артып киткән.

Уфада гомумдәүләт проекты кысаларында озынлыгы 48 километр булган урам-юл челтәренең 28 участогы ремонтланган.

Быел ремонтлана торган иң зур участокларның берсе - Бөре тракты, аның озынлыгы 12 чакрымнан артып китә. Биредә салкын «ресайклинг» методы белән ремонт үткәрелде.

Республика юллар идарәсендә аңлатуларынча, программа ремонт кына түгел, ә юллар төзүне, шулай ук барьер һәм җәяүлеләр өчен киртәләр, светофор объектларын, фото һәм видеофиксация камераларын урнаштыруны да күздә тота.

Читайте нас: