Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең шәһәрдә
8 ноябрь 2019, 13:00

Өлкәннәр яшьтәгеләр игътибар үзәгендә булырга тиеш

"Өлкәннәр өчен шәхси йорт ач" мастер-классы бу категориягә караган гражданнарны тәрбияләү алымнарын ачыклауга да ярдәм итәчәк.

"Өлкәннәр өчен шәхси йорт ач" мастер-классы бу категориягә караган гражданнарны тәрбияләү алымнарын ачыклауга да ярдәм итәчәк.

Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында гамәлгә ашырылучы гомумдәүләт проектлары арасында "Демография" юнәлеше дә бар. Әлеге башлангыч, туымны арттыру белән беррәттән, өлкән яшьтәгеләрнең гомерен озайту, аларның яшәү сыйфатын үстерүне дә күз уңында тота. Башкортстанда соңгы вакытта бу юнәлешкә игътибар тагын да артты. Бүген, мәсәлән, Уфада “Өлкән яшьтәгеләргә шәхси йорт ач” мастер-классы үтәчәк. Аны республиканың Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты оештыра.
Чарада катнашучыларны борчыган сорауларга спикерлар тулы җавап бирәчәк. Анда мондый йортлар ачу өчен бизнес-проект төзү, халыкка социаль ярдәм күрсәтү төрләре, дәүләт ярдәме алу һәм башка мәсьәләләргә ачыклык кертеләчәк. Шулай ук, чарада бу юнәлешкә кыгылышлы хокукый базаны өйрәнү дә күзаллана.

Читайте нас: